Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Элвин Грей өйләнгән

    Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган

    30 яшьлек Элвин Грейның өйләнү темасы журналистларны инде күптәннән кызыксындыра. Бу хакта имеш-мимешләр, бер эл элек җырчы тормышында Инзилә исемле туташ барлыкка килгәч, аеруча яңа төсмерләр алып куера башлады. Әмма моңарчы җырчы бернинди комментарий да бирмәде.

    Бу көннәрдә соцчелтәрләрдә: «Шимбә көнне Элвин Грей Казанда никах укытачак. Мәҗлескә Уфа делегациясе килүе көтелә. Тик бу төгәл түгел», — дигән сүз таралды. Интрига өстәп, Инзиләнең инстаграмында "Ул тәкъдим итте", ә Элвин Грей аккаунтында "Ул риза булды" дигән серле фотолар пәйда булды. Күргәнегезчә, кадрларда икесе дә никах киемнәреннән.

    Әмма никах булганмы-юкмы - рәсми хәбәр ителми. "Матбугат.ру" моңа кадәр язганча, Инзиләгә 21 яшь, тумышы белән ул Татарстанның Әгерҗе районыннан.  Һөнәре буенча - чәчтараш. Радик белән алар бер елдан артык бергә. 

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31725

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама