Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Дулкыния Гаянова: " Тыела алмыйча, үксеп-үксеп еладым"

    2019 елның 28 ноябре, иртәнге сәгать 6.

    Туганнар белән җыелышып, улыбызны армия сафларына озатырга дип, район хәрби комиссариатына юл тоттык. 10 егетне утыртып, үзәк өзгеч сигнал биреп, автобус кузгалып китте. Озакка сузмыйча, артларыннан без – әти-әниләр дә Казанга юл алдык. Команда җыелганын көткәннән соң 30 ноябрьдә Казанның тимер юл вокзалына килдек. Менә озак та тормый, вокзал каршына хәрби машина килеп туктады.

    Аннан бер-бер артлы, аркаларына рюкзакларын асып,  бер төсле итеп киенгән солдатлар төште. Уены-чыны белән әйткәндә, бу күренешне: " Найди своего! "- дип атап булыр иде. Алар карашы белән һәркайсы үз туганын,  якынын эзләде. Саубуллашу минутлары иде бу. Татарстаннан Оренбургка баручы, 22 егетне үзенә алып, кичке унынчы яртыда поезд кузгалды.

    Белсәгез икән сез, озын-озын гудок биреп, теке-теке, теке-теке дип, күздән югалып баручы поезд артыннан карап калуларның ничек авыр икәнлеген.

    Төн. Өебезгә кайтып җиттек. Ә өйдә безне (бәлки мине генәдер) салкын бушлык каршы алды. Тыела алмыйча, үксеп-үксеп елап жибәрдем. Бер-бер артлы яныма ирем белән кече улым йөгереп чыктылар.

    Аларга да кыен булгандыр, бер ел сизелми үтәр, исән-имин генә булсыннар дип, бер-беребезне юаттык.

    Чыннан да гомер сизелми үтә икән. Хезмәт итү дәверендә улыбыз беренче тапкыр туган яктан, әнидән хат алуның нинди бәхет икәнен дә, әни кулы белән тутырган посылканы ачып, иптәшләр белән бүлешеп сыйлануның күңеллеген белде, госпитальгә кереп чыгу "бәхетен" дә татыды, дуслар да тапты, үзен яхшы яктан курсәтеп, безнең исемгә язылган Рәхмәт хаты да алдык.

    Шушы бер ел вакыт эчендә мин, күпме солдатның әти-әниләре, апалары-сеңелләре, абыйлары-энеләре белән таныштым. Бер-беребез белән туганнарча, дусларча аралаштык без.

    Тиздән улыбызның туган ягына, туган йортына кайтыр вакыты да җитә. Улымны сагыну тагын да артты, көчәйде. Мин хәзер, теке-теке, теке-теке дип киткән поездның: "Чух-чуух, солдат кайта! "– дип сызгыртып, кире әйләнеп кайтканын көтәм.

     

    Дулкыния Гаянова.

    Балык Бистәсе.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама