Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Дилә Нигъмәтуллина: "Әтинең өйләнгәненә ике ел булды"

    Җырчы Дилә Нигъмәтуллина әнисез калгач, әтисе белән тагын да якынаюы турында әйтте.

     Хәтта гастрольләргә киткәндә дә, Диләнең әтисе шундук авылдан Казанга килеп җитә икән.

    "Әтинең язмышы да күбегезне бик кызыксындыра. Аның барысы да яхшы. Быел августта өйләнгәненә ике ел булды, Әлхәмдүлиллах! Ул бик бәхетле, ә без аның өчен шат һәм тыныч. Аннары кызларга шуны киңәш итеп әйтәсе килә: әтиегез белән мөнәсәбәтләрегезне җайлаштырырга тырышыгыз.

    Берәр нинди аңлашылмаучанлыклар булса, ул ирегез белән арагыздагы "һава торышына" бик нык тәэсир итә. Гомумән, әти-әниләр белән тату булырга кирәк. Йортның фундаменты кебек ул. Нык булырга тиеш. Килешәсезме?”- дип язган Дилә үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/dil-nigmtullina-tine-ylngnen-ike-el-buldy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама