Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Депрессиянең төп сәбәпләре

    Көзен безнең өчен яңа борчу- мәшәкатьләр барлыкка килә: балалар бакчага яисә мәктәпкә китә, җәйге яллардан соң эшкә чыгарга кирәк, укулар башлана.

     Проблемалар арта. Кеше үзен чарасыз хис итә башлый, һәр җирдә дә караңгылык күрә. Мондый халәтнең төп сәбәбе - депрессия.

    Шуны да онытырга кирәкми, күңел төшенкелеге нәселдәнлек белән дә тыгыз бәйләнгән. Кайбер кешеләр тумыштан ук махсус геннарга ия. Шунлыктан, кемдер депрессияләргә тиз бирешә, ә кемдер әлеге чорны җиңел белән үткәреп җибәрә.

    Көзге депрессиянең төп сиптомнары:
    - авыру төнлә йоклап китә алмый, ә көндезен аягүрә йокымсорап йөри,
    - аппетиты начар, яки киресенчә гел ашыйсы килеп тора,
    - күңел төшенкелеге,
    - апатия,
    - сәбәпсезгә борчылу, курку,
    - кәефнең еш үзгәреп торуы.

    Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйлыйсыз икән, бу очракта табибка мөрәҗәгать итү кирәк.

     http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/depressiyane-tp-sbplre

    Фото: pixabay.com/ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама