Бүген Республикада  кар явачак һәм 4 градуска кадәр җылы булачак
Җәмгыять

Бүген Республикада кар явачак һәм 4 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 9 ноябрьдә, Татарстанда циклон тәэсирендә урнашкан тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз күтәреләчәк.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада, Казанны да кертеп, кар явачак. Урыны белән иртән буран булачак. Моннан тыш, урыны белән Татарстан юлларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килә.

Төнге +1...-4 градуслардан соң (көнчыгышта -7 градуска кадәр) көндез республика буенча һава 0...+4 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +2...+4 градуска кадәр).

 


Нет комментариев