Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Балык Бистәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг узды.

Бүген Балык Бистәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Үзәк мәйданда урнашкан мәңгелек ут янында тантаналы митинг узды. Митингта район җитәкчелеге, Әфганстан интернациональ бурычларын үтәүче ветераннар, оешма, учреждение һәм төрле ведомство вәкилләре, район яшь армиячеләр отряды, район халкы катнашты.

Балалар бакчасына йөрүчеләр бәйрәмгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң чарага җыелучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район яшь армиячеләр отряды җитәкчесе Рөстәм Гобәйдуллин, яшь армиячеләр отряды вәкилләре чыгыш ясадылар. Митингтан соң мәңгелек утка, Бөек Ватан сугышы геройлары, төрле локаль конфликтларында катнашучылар, чик сакчылары истәлекләренә куелган монументларга чәчәк бәйләмнәре, веноклар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса