Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бик тәмле солянка рецепты

    Сездә эшләп карагыз.

    3 кг кәбестә, 1 кг суган, 1 кг кишер, 2 аш калагы тоз, 4-5 аш калагы песок (шикәр комы), 1 банка томат (кух мастер 450 гр-лы).
    300 гр сыек майга кишерне угычтан чыгарып куеп җибәрәбез, шуңа ярымбоҗралап суган салабыз, кәбестәне тураганчы кыза торсын, шуннан калган бар әйберне салып 2 сәг. пешерәбез, сүндерергә 10 минут кала 1 чәй калагы уксус кислотасы салып, ябып, төреп куябыз.

    Сакланышы әйбәт, курыкмыйча ясарга була!
     

     

    Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/pesherep-karagyz/bik-tmle-solyanka-retsepty

    k

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама