Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бик тәмле куе чия кайнатмасы

    Чиядән кайнатма ясап караганнар белә:

    Күп вакытта сыек килеп чыга ул, ә чиясе бөрешкән була.

    Без сезгә искиткеч бер кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.

    Ясап карагыз әле, сезгә дә ошамый калмас.

    1 стакан су, 9 стакан чия, 13 стакан шикәр комы алына. 1 стакан суны кайнатып чыгарып, шушы суга 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салабыз.  Ул кайнап чыккач, шушында ук тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы кушабыз.

    Бу юлы инде су салырга кирәк түгел. Тагын кайнатып чыгарабыз.

    Берсе кайнагач, берсен салып, чия белән шикәр комының күләмен 9 стаканга җиткерәбез. 

    Соңгы 9 нчы стаканны салып кайнатып чыгаргач, тагын 15 минут кайнатып, сүндерәбез.

    Суынгач, кабат 4 стакан шикәр комы өстәп, туглыйбыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз.
     

    Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/desert/kue-chiya-kaynatmasy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама