Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Безнең полковник Кавказга китте

    Узган атна ахырында Татарстан Республикасының бер төркем полиция хезмәткәрләре Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге начальнигы, полковник Наил Фоат улы Мостафин җитәкчелегендә Төньяк Кавказ регионына командировкага киттеләр.

    Анда якташларыбыз 180 тәүлек дәвамында хәрби бурычларын үтиячәкләр. Ә бурычлар шактый катлаулы һәм җаваплы. Ул да булса Россия Федерациясенең территориаль бөтенлеген, дәүләт куркынычсызлыгын саклау, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, законсыз хәрби берләшмәләрне коралсызландыру.

    Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча җитәкчелеге командировкага китүче хезмәткәрләрне озатканда иң элек аларга шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен, сәламәтлекләрен саклауларын һәм исән имин шул ук составта кайтуларын теләде.

    Полиция хезмәткәрләренең туганнары, якыннары ирләренең, әтиләренең, улларының тизрәк кайтуларын теләп озатып калдылар.

    Реклама

    Илгиз Шакирҗанов.

    Фото: редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: