Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Березка” балалар бакчасында көзге бал үтте

    Ишегалдында көз. Балалар бакчаларында да күркәм гадәт буенча көзне каршы алалар. Шушы көннәр “Березка” балалар бакчасы урта төркеме белән иң якты һәм матур бәйрәмнәрнең берсе – көз бәйрәмен үткәрделәр. Зал бик матур бизәлгән, күңелле атмосфера хөкем итте.

     Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, бергәләп уеннарда катнаштылар, биеп тә күрсәттеләр. Ата-аналар алкошлары белән аларга көч өстәп тордылар. Бәйрәмгә чибәр Көз үзе дә килде. Аның кәрҗин тулы күчтәнәченә сабыйлар бик сөеделәр.

    Бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Балаларда ул бары уңай хисләр генә калдырды.

     

    Гөлназ Нуриева.

    фото от автора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама