Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бер сумыңа ике сум кушып бирәләр

    Республикада бакчачылар өчен үзара салым программасы эшли башлады. Бакчачылардан җыелган һәр бер сумга Татарстан бюджетыннан ике сум бирергә җыеналар. Моның хакында «ШК»га Татарстанның бакчачылар союзы рәисе Владимир Дейнекин хәбәр итте.

     – Әлеге программа турында узган елдан бирле сөйлибез. Ел ярым вакыт аны килештерү өчен генә китте. Бюджеттан акчалар декабрь ахырында гына килеп җитте. 32,3 млн сум акча бүлеп бирелде. Ул акчага 6,5 км суүткәргеч салынды, кайбер урыннарда реконструкцияләнде. 31 км электр челтәре линиясе алыштырылды. Бер трансформатор да сатып алынды. Быелдан бакчачыларны тагын да зур масштаб­лы эш көтә, – дип сөйләде ул безгә.

    Аның сүзләренчә, үзара салым акчасы суүткәргеч, электр челтәре һәм юллар төзү өчен тотылачак. Иң күп акча юллар салырга кирәк икән.

    – Бакчачылар яңа программаны хуплап кабул итте дип уйлыйм. Бигрәк тә Казан һәм Тукай районнары бакчачылык ширкәтләре актив. Үзара салым безгә шактый проблеманы хәл итәргә булышачак, – диде әңгәмәдәшебез.

    Үзара салым акчасы җыю тәртибенә килгәндә, халык җыелыш җыеп, нинди эшләр башкарырга кирәклеген, күпме акча тотылачагын планлаштыралар. Подрядчы оешма табып, алар смета, төзелеш планын төзи. Акчаны махсус ачылган бакчачылар ширкәте счетына салалар. Аннары күпме акча барлыгы турында белешмә алып, аны Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгына яки Татарстанның бакчачылар союзына тапшыралар. Шуннан соң дәүләт акча бирә. Аны ике этапка бүлеп бирәләр. Документларны министрлыкка Бакчачылар союзының төбәк бүлекләре җитәкчеләре яки җирле бакчачылар ассоциа­циясе лидерлары тапшыра. Владимир Дейнекин әйтүенчә, республиканың 14 районында союзның җирле вәкиллекләре эшли.

    Сүз уңаеннан: Россиядә җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары ширкәтләре 60 меңләп исәпләнә, үзләрен төрле бәяләүләр буенча 60 млн нан алып 90 млн га кадәр кеше үзен бакчачы дип саный.

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/ber-sumya-ike-sum-kushyp-birlr-tpk

    фото  golos.io

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама