Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бер сәгать һәм бер гомер

    Биш яшьлек кызыма “йөрәк чире” дигән диагноз куйдылар. Барлык анализларны, ЭКГ, УЗИ нәтиҗәлә­рен җентекләп карап чыккач, кар­диолог соңгы сүзен әйтте. “Йөрәге­нең артериаль һәм веноз өлешлә­рен аерып торган пәрдәсендә тишек бар.

     Зурлыгын болай гына белеп булмый. Йөрәк эшчәнлегенә зыян китерерлек булса, кардиохирург операция билгеләр”, — диде. Кулы­ма Казанның 6 нчы хастаханәсенең йөрәккан юллары хирургиясе үзә­генә юллама тотып табиб бүлмәсен­нән чыкканда хәсрәтемнең иге-чиге юк иде.
    Шул көннән башлап бөтен барлыгымны балам биләп алды: көндез­ләрен бертуктамый аны уйлыйм, төннәрен елап уздырам. Бигрәк кеч­кенә бит әле, ничек итеп пычак ас­ларына яткырмак кирәк?! Кызымнан күземне ала алмас булдым. Бер кай­гысыз уйнап йөргәнен күрәм дә, үзәкләрем өзелеп кызганам, йөрә­гем телгәләнә. Нигә? Ни өчен? Аллаһы Тәгаләнең сынавымы? И, Раббым, үзең сабырлык бир. Ахырларын хәерле кылсана.
    Бала дигәндә, әни үз-үзен аямый инде ул. Китап кибетләреннән йөрәк эшчәнлеге, йөрәк авырулары турын­да бер кочак китап сатып алып кайт­тым. Укыйм, өйрәнәм. Таныш-белеш, күргән-белгән табибларымны йөреп чыктым. Кешегә зарланырга яратмасам да, очраган бер танышыма шу­шы кайгым турында сөйли башла­дым. Һәркайсы үзенчә юата, тыныч­ландыра, бар да әйбәт булыр, ди.
    Авырлыклар килгәндә, кайтып сыенырга әнием бар. Хәлләребезне аңардан да яшермәдем. Операция сүзе чыккач, әнкәй аяк терәде. “Йө­гереп йөргән алма кебек балаңны пычак астына яткызмакчы буласың­мы? Минем ризалыгым юк. Табиб­лар Алла түгел, алар барын да бе­леп бетерә алмыйлар”, — диде ул.
    Әнкәй сүзләре йөрәгемә ут сал­са да, мин бу хәлгә салкын акыл бе­лән карарга тырыштым. Авыл кеше­се уйлап чыгарырга ярата инде ул. “Табибларга ышанмаулары да гый­лемнәре җитенкерәмәүдән генә”, — дип, үз-үземне тынычландырдым. Әмма бер танышымның сүзләре ми­нем күңелгә чын-чынлап шом сал­ды. “Туганнан-туган сеңлемә дә нәкъ шундый операция ясаганнар иде. Уңышлы чыкмады шул. Аңарчы сә­ламәт күренә иде, хәзер I группа инвалид әнә, — дип сөйләде. — “Ник болай килеп чыкты соң?” дигәч, үзе­безнең район больницасында эш­ләүче кардиолог: “Минем уйлавымча, аңа операция кирәкми иде. Хә­зер пациенттан акча алу өчен генә дә операциягә тотынучылар бар шул”, - диде”.
    Болай да янган йөрәгемә мондый хәбәрләрне ишетү учакка ут өстәгән кебек иде. Алай да күңелемә килгән төрле шик-шөбһәләрне басарга, та­библарга ышанычымны югалтмаска тырыштым. Булмас, дүрт мең акча өчен бер гөнаһсыз сабыйның гоме­рен куркыныч астына куймаслар дип өметләндем.
    Куркып көткән көн тиз килеп җит­те. Больницада кирәк булачак әйберләрне тутырдым да, бер кулыма сумка тотып, икенчесенә кызымны җитәкләп, хастаханәгә киттем.
    Кардиохирург дигәннәре амбула­тор карточкага язылганнарга күз төшерү белән: “Хәлләрегез җитди кү­ренә, әмма ахыргы нәтиҗәне “зон­дирование” күрсәтер”, — диде. “Аны­сы нәрсә тагын?” — дидем мин соң­гы бер айда мең мәртәбә башым­нан үткән җавапсыз сорауларның тагын бергә артуыннан сабырлы­гымны җуеп. “Зондирование” — кан тамыры буйлап йөрәккә махсус ап­парат кертеп, йөрәк стеналарын тик­шерү ул. Шушы аппарат буйлап җи­бәрелгән сыеклык бер яктан икен­чесенә күчсә, димәк, йөрәк дөрес эшләми — веноз һәм артериаль кан­нар буталышы бар дигән сүз. Менә шул йөрәктә тавыш тудыра”, — дип аңлатып китте табибә баламның күк­рәген тыңлый-тыңлый. “Ничек соң, — дим, — бик нык шаулыймы?”
    “Очень непонятно”, — дип, тыңлагычын читкә куйды ханым.
    Кичке якта палата табибы кереп, миннән бер кәгазьгә кул куйдырып чыкты. “Зондирование кечкенә опе­рация дип санала. Йөрәкнең препа­ратны ничек кабул итүен алдан бе­леп булмый. Минут эчендә аллергия бирергә мөмкин. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, җаваплылык сезнең өс­тә”. Җавап итеп сүз әйтергә тама­гымдагы төер ирек бирмәде, калты­ранган кулым белән кәгазенә имза гына сырладым.
    Кич, кызымны йоклаткач, ярты төнгә кадәр намазлык өстендә утыр­дым. Аллаһы Тәгаләдән йөрәк парә­мә исәнлек-саулык, бәхетле гомер бирүен сорап, озак итеп сәҗдәләр кылдым. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Тө­нен күктә вә җирдә хәрәкәт итүче барча җан иясе йоклаган вакытта кылынган догалар Аллаһыга туп-туры күтәрелә. Чөнки аның юлына бернинди чебен-черки дә, кош-корт та, хәтта фәрештәләрнең дә хәрәкә­те комачауламаячак”, —дигән. Ишет­сәнә, Раббым?! Сабырсызлыгым тү­гел лә бу, чарасызлыгым!
    Әкрен генә мин шомланып та, өметләнеп тә көткән таң атты. Ир­түк әтисе килеп җиткән. Сизәм, ул да төнне борчылып үткәргән. Безгә генә белгертәсе килми, кызын коч­кан, чөйгән була.
    Йоклата торган дарудан изрәгән кызымны кочып, операционныйга киттем. Йөрәгемнең үзәгеннән өзе­леп төшкән бөртегемне ап-ак җәй­мәгә яткырдым да аннан күземне ае­рып ала алмый ишеккә юнәлдем. Шәфкать туташы мине этеп диярлек чыгарып җибәрде. Өстә гөлт итеп “Не входить” дигән ут янды.
    ...Менә без икәү — ата һәм ана ут йотабыз. Икебезнең дә хәзер күңе­лендә бер генә уй, бер генә теләк — баланың йөрәге генә түзсен. Теге куркыныч диагнозы исбатланмаса гына ярар иде.
    Мең дә беренче кат белгән дога­ларымны пышылдыйм. Соң чиккә җитеп борчылам. Баскан җиремдә тора алмый арлы-бирле йөренәм. Әтиебез исә үзен тыныч тотарга ты­рыша. Беләм, аның шулай мине сак­ларга тырышуы бу.
    Егерме минут тирәсе булыр ди­гәннәр иде, нишләптер озаккарак сузылды. Вакыт үткән саен куркуым арта бара. Мин сабырсыз кеше тү­гел, авырлыкларга да түзгән бар. Әмма монда минем чарам юк. Йө­рәгемне мең төрле вәсвәсә талый.
    Бер сәгать булды дигәндә, ниһа­ять, ишек өстендәге утлы язу сүнде. Ишек ачылды һәм түрдәге бүлмәдән тәгәрмәчле арбага салып, кызымны алып чыгуларын күреп алдым. Алла­һыга шөкер, исән! Бүлмә түреннән олы яшьтәге шәфкать туташы миңа күзләремне сөртергә кушып ишарә­ли.
    Түзмим, арбаны ишектән чыгар­ганчы ук, йөгереп барып балам өстенә иеләм. Менә бит ул минем йө­рәк парәм, куаныч-шатлыгым, озын төннәр буена баккан җимешем... Нишләткәннәр аны? Алсу йөзе ага­рынып киткән.
    Күзләребез очрашуга, кызым ап­тырау һәм авыртудан бушанып, елап җибәрде. “Бик авыртмадымы, кы­зым?” — дип сорадым кабаланып. ‘Теге абый тиде-е”,—дип үкседе кы­зым сабыйлыгы белән рәнҗеп. Әти­се белән икәүләп күз алмый бала юатабыз, көйлибез.
    Исән күрешү шатлыгын кичергәч тә, икебезнең дә баш миен башка сорау биләп алды. Диагноз нинди? Операция ясарга кирәкме, юкмы?
    Ниһаять, хирургның тирләгән йө­зе күренде. Без сулаудан да тукта­дык бугай. “Ничего не нашли!” Док­торның кызыбыз өчен үз баласыдай куануы сәер дә, рәхәт тә иде.
    Менә ул Ходайның рәхмәте! Ишетте бит догаларымны, ишетте! Әтисе белән икәүләп: “Әлхәмделилләһи раббил галәмин”, — дип кабат­лыйбыз. Минем инде тыелгысыз яшьләрем буа ера.
    Бераздан курку һәм авыртудан талчыккан кызым йокыга талды. Мин бүген төнлә нәзер итеп әйткән ике рәкәгать шөкер намазымны үтәмәк өчен, сәҗдәгә юнәлдем.

     

    http://syuyumbike.ru/news/sudby/ber-sgat-m-ber-gomer

    фотоwallbox.ru
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама