Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Барысы да  җиңү өчен!»

    «Мин - Николай Евдокимович Малов, 1928 елның 28 июнендә Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында туганмын. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Аның башлануы турында балалар белән урамда уйнаган вакытта ишеттек. Левитан бик калын тавыш белән сөйләде.

    Безнең өйдә ир-атлардан 53 яшьлек әти һәм мин аларның бердәнбер улы идем. Әти өлкән ат караучы булып эшләде, мин аңа һәрчак булыштым. Без, малайлар, авылдан ерак түгел болынлыкта атлар йөрттек. Төн уртасында сугышка чакырылган ир-атларның фронтка китүен хәтерлим әле мин.

    Мин сыйныфташларым белән укуларны дәвам иттем. Сеңлем бик кечкенә иде. Апам читтән торып педагогика көллиятен тәмамлап, Кече Ырга авылында укытучы булып эшләде. Әтием 1888 елда туган, сугышка алынмаган. Әни көне-төне колхозда хезмәт куйды. Әти  менә дигән тегүче булган әле. Яшь вакытында ук тегү һөнәре буенча өлкән осталар белән Кама аръягына чыгып эшли һәм ике ел эшләү дәверендә «Зингер» тегү машинасын сатып ала. Сугышка кадәр толып, сарык тиреләреннән туннар теккән. Яраланган солдатлар заказы буенча кара шинельләрне пальто итеп тегә, хезмәте өчен аңа азык-төлек бирә торган булалар.

    Аллага шөкер, ул елларда халыкта бәрәңге уңышы зур булды. Сыер, дуңгыз асрадык без. Алар  ачлыктан коткарды. Армия һәм Мәскәү астында фронтка да ярдәм итәргә тырыша идек. «Барысы да фронт өчен, барысы да дошманны җиңү өчен!» лозунгы астында яшәдек. Фронтовикларны тәэмин итү өчен икмәк үстерде халык. Башка продуктлар да җитештерергә тырышты алар. 13 яшьтә мин басуда, ат абзарында һәм өйдә бар эшне дә башкара ала идем.

    Әти киткәч, су ташырга туры килде миңа. Колхозда Адам кушаматлы акыллы, матур ат бар иде. Иртән көн саен бу атта чишмәдән су ташыдым. Бер көн чишмә янында бик тайгак иде. Атым таеп китте һәм чишмәгә егылды. Авыл халкы  тиз генә килеп җитеп, атны тартып чыгарды. Шулай итеп ул исән калды.

    Сугыштан соң ат үрчетү эше дәвам итә. Безнең колхоз атлары республика чабышларында катнашып, һәрвакыт призлы урыннар яуладылар.

    Ә менә Бөек Җиңү турындагы шатлыклы хәбәр ишетү минем гомерем буена күңелемдә сакланды. Сугыш чорының авырлыклары минем характер формалашуга тәэсир итте. Армиягә чакырылганда яшьтәшләрем елады, мин шатлык белән бардым. Чөнки без тыныч вакытта Ватанны сакларга барабыз бит, мин шуңа сөендем. Өч ел ярым Рига шәһәрендә артиллерия частьларында хезмәт иттем.

    Армиядән соң педагогия институтына укырга кердем. Һәм мәктәптә физик культура һәм хәрби әзерлек укыттым. Укучыларым чаңгы ярышларында җиңү яулыйлар иде. Шәкертем Шаһидә Арсланова чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионы булды.

    Мин мәктәптә хәрби әзерлекне дә укыттым. Ату буенча район ярышларында безнең мәктәп укучылары командасы бары тик беренче һәм призлы урыннарны гына яулады. Ел саен республика ярышларында да призлы урыннар алдылар.

    48  хезмәт стажымның 44 е педагогикага багышланган. Гомере буе урта мәктәптә укытучы булып эшләвем белән горурланам. Укучылар минем җитәкчелегемдә Ватанны саклау һәм яклау күнекмәләрен алдылар.

    Хатыным Лидия Малова 41 ел  математика укытучысы, мәктәп директоры һәм уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булды. Балаларым Нина, Лев, Лилия дә укытучылар. Бабай һәм аның абыйлары, хатыннары, апалары һәм абыйлары – барысы да  укытучылар иде. Бездә укытучылар династиясендә – 20 дән артык кеше һәм гомуми стажы 600 ел. Мин үсеп килүче буынга илебезнең хезмәтенә һәм оборонасына әзер булуын теләр идем.

     

     Николай МАЛОВ,

    тыл һәм хезмәт ветераны.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама