Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләргә йорт шартларында карантинның төп таләпләре

     Билгеле булганча, коронавирус инфекциясе  һава-тамчы, шулай ук контакт юлы белән йога. COVID-19 таралмасын өчен авыру кешеләр белән контактта булган, сәяхәттән, командировкалардан кайткан гражданнар үзләренең кайтканлыклары турында коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штабка хәбәр итәргә һәм үз йортларында 14 көнлек карантинны үтәргә тиешләр. Әгәр сез дусларыгыз, гаиләгез белән COVID-19 буенча имин булмаган илдән кайткан булсагыз, бер бинада яки фатирда ике атналык карантин узарга кирәк.

     -Бу нәрсәне аңлата соң?

    -Карантин чорында өйдән чыгарга ярамый. Хәтта посылка, азык-төлек алырга яки чүп-чар ташларга да чыгу тыела.

    - мөмкинлек булса аерым бүлмәдә торырга кирәк;

    - аерым савыт-саба, гигиена чаралары, урын-җир, сөлгеләрдән генә файдаланырга;

    -азык-төлекне һәм  йорт өчен кирәкле товарларны дистанцион рәвештә онлайн яки волонтерлар ярдәмендә алырга;

    - үз гаиләң һәм башка кешеләр белән  якыннан аралашмаска;

    - шәхси саклану һәм дезинфекцияләү әйберләреннән (маска, спиртлы салфетка) файдаланырга;

    -Ә ни өчен карантин 14 көнгә  игълан ителә?

    -Ике атна карантин - короновирус инфекциясенең инкубация чорына тәңгәл килә. Бу чорда авыруның беренче билгеләре барлыкка килергә мөмкин.

    - Карантин вакытында нәрсәләр эшләргә кирәк?

    - ашау алдыннан, бәдрәфкә барганнан соң күз, авыз, борынга кагылырга  кирәк булса, кулны сабынлап юарга яки тире антисептиклары белән эшкәртергә кирәк;

    - бинаны даими җилләтеп торырга һәм юу-дезинфекцияләү эффекты булган көнкүреш химиясе ярдәмендә җыештырырга киңәш ителә;

    -Ә чүп-чар белән ни эшләргә?

    -Көнкүреш калдыкларын ике катлы пакетларга салып яхшылап бәйләргә һәм фатирдан чыгарырга кирәк. Ә утильләштерү өчен дусларга, танышларга яки волонтерларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    -Туганнар һәм дуслар белән ничек элемтәдә торырга?

    - Туганнар, дуслар белән  интернет буенча видео һәм аудио элемтә аша аралашырга мөмкин бит. Иң мөһиме, карантин төгәлләнгәнче өйдән, фатирдан чыкмаска кирәк.

    -Авыруның беренче билгеләре барлыкка килсә нәрсә эшләргә?

    -Әгәр сез үзегездә COVID-19ның беренче билгеләрен сизенсәгез, бу хакта кичекмәстән поликлиникага хәбәр итегез.

    - Карантиндагы кешеләр кем күзәтчелегендә булалар? Алардан коронавируска анализлар алалармы?

    -Карантиндагы кешеләрне контрольдә тоту өчен техник һәм электрон чаралардан файдаланырга мөмкиннәр. Карантиндагы кешеләрне  йортларында медицина күзәтүе астында тоталар, көн саен тән температурасын үлчиләр. Карантинның унынчы көнендә табиблар COVID-19 га тикшерү өчен материал (борын, авыз куышлыгыннан мазок) алалар.

    -Карантин чорына авыру белешмәсе (больничный) ничек алырга?

    -Карантин чорында сезгә ике атнага эшкә яраксызлык турында белешмә (лист) бирәләр. Аны алу өчен поликлинникага килү кирәк түгел, телефон аша мөрәҗәгать итү дә җитә.

    - Карантинны үтәмәүчеләрне, бозучыларны нәрсә көтә?

    -Карантин режимын бозучылар инфекцион стационарга урнаштырылалар.

    -Карантин беткәнне ничек белергә?

    - Әгәр авыру билгеләре булмаса, карантинның 10 нчы көнендә алган материалларны тикшерү нәтиҗәсендә инфекция ачыкланмаса, өйдәге карантин 14 көн эчендә төгәлләнә.

     

    lentachel.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама