Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр, ялгышмыйча тиешле карарга килү өчен санаулы көннәр калып бара.

    1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булган гражданнар социаль ярдәмнән ничек файдалану ысулын сайларга тиешләр. Бушлай дарулар, санаторийларга юлламалар, шәһәр яны поездларында бушка йөрү рәвешендә социаль пакетнымы, әллә аларның акчалата эквивалентынмы? Ялгышмыйча тиешле карарга килү өчен санаулы көннәр калып бара.

     Федераль ташламалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның толларына, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, радиациядән зыян күргән граҗданнарга, барлык группа инвалидларга бирелә.

    Бүген социаль хезмәтләр жыелмасы 1121,42 сумны тәшкил итә. Шуның 863,75 сумы дару препаратларына, башка төрле медицина әйберләренә, 133,64 сумы төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий–курортларга юлламаларга, 124,05 сумы дәвалану урынына бару, кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү өчен бирелә. Күпләр шушы “тере” акчага кызыгып социаль пакеттан баш тарталар.

    Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Елена Марясова әйтүенчә, безнең районда мәсәлән, федераль ташламаларга ия булган 3285 кешенең 1248е социаль пакеттан файдаланалар.

    Дөрес соңгы елларда бушлай даруларны сайлаучыларның берникадәр артуы күзәтелә икән.

    Кайсын сайларга соң? Әйдәгез, район үзәк больницасының поликлиника мөдире Энҗе Гаязова фикерләрен тыңлап карыйк:

     

    -Бушлай дарулар белән тәэмин итүдән баш тарту, авыруның дәваланудан баш тартуына бәрабәр инде. Әгәр ул элек табибка рецепт яздырыга килсә, шул рәвешле даими контроль астында булса, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткач дарулар куллануны киметә, табиб киңәшләрен тотмый башлый. Нәтиҗәдә, авыру көчәя, стационар дәва кирәк була башлый.

    Ни кызганыч,кыйммәтле дәва таләп ителә торган авырулар саны елдан-ел арта. Бу беренче чиратта онкологик, бронхиаль астма, шикәр диабеты, ревматоидлы артрит һәм башка авырулар белән интегүчеләргә кагыла. Шуңа да, сайлаганда сәламәтлегееңнең бүгенге торышын гына түгел, ә ел дәвамында авыруның көчәю ихтималын да исәпкә алырга кирәк. Дәүләт дарулар белән тэәмин итүгә финанслау күләмен елдан-ел арттыруын да истән чыгармаска кирәк. Әгәр пациент 1 октябрьгә кадәр социаль пакетны сайламаса, бик кирәк булган очракта да ел дәвамында аннан файдалана алмаячак. Соңга калып ел дәвамында социаль пакет алырга теләк белдерүчеләр күп. Әмма законда мондый мөмкинлек каралмаган. Мәсәлән, К. кыйммәтле дәва таләп итә торган онкологик чир белән авырый башлый. Бу вакытка ул социаль пакеттан баш тарткан була. Шуннан соң бик күп инсанцияләргә мөрәҗәгать итеп карый, әмма теләгенә ирешә алмый. Соңгы елларда ревматоидлы артрит белән авыручылар артты. Бу пацентларны дәвалау өчен дарулар ирекле сатуда юк. Шуның өстенә алар бик кыйммәт тә. Аена берничә мең сумлык дару алырга кирәк. Шуңада карар кабул иткәнче һәр кеше ныклап уйланырга тиеш: сәламәтлекне акчага алыштырып буламы?

    Пациентларга уңайлыклар тудыру максатыннан поликлинникада рецептлар яздырып алу өчен махсус бүлмә булдырылган. Анда махсус әзерлекле фельдшер кабул итә. Ул авыруларга табиб билгеләве нигезендә 3–4 ай дәвамында

    рецепт язып бирә ала.Әмма шул вакыт узганнан соң пациент яңадан табибына күренергә тиеш була. Мондый тәртип табибларга чиратларны берникадәр киметергә мөмкинлек биргән әлбәттә.

    –Агымдагы елда федераль ташламалардан файдаланучыларга 26314 рецепт буенча гомуми бәяләре 7 миллион 600 мең сумга якын булган 300 төрдән артык дару препарталары җибәрдек. Дарулар район үзәк больницасы биргән заявкалар нигезендә кайтарылалар. Соңгы вакытта артык өзеклекләр, тоткарлыклар булганы юк. Авырулар, аларның якыннары даруларның якынча кайчан кайтарыласын белеп торалар, килеп алалар. Кирәкле даруы кайткач, пациентларга телефон аша да хәбәр итәбез. Артык канәгатьсезлек белдерүчеләр юк. Соңгы бер ничә елда Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш амбулаторияләре табиблары да рецептларны үзләре язалар. Шул нигездә даруларны да амбулаториягә кайтарабыз. Бу тирә авылларда яшәүчеләргә район үзәгенә килеп йөрисе дә юк.– диде безгә 36 номерлы үзәк район аптекасы мөдире Гөлфия Мөксинова.

    Әгәр федераль ташламага ия булган граҗданин үзенең карарын акча яки социаль хезмәтләр җыелмасы файдасына үзгәртергә теләсә, ул 1 октябрьгә кадәр яшәү урынындагы Пенсия фондына килеп, 2020 елда социаль пакетны алу ысулын үзгәртергә теләве турында гариза язарга тиеш була.

    Әгәр инде, быел акча алган булып ( яки киресенчә социаль хезмәтләр җыелмасы ) киләсе елда да шулай калуын теләсә Пенсия фондына килеп торуның кирәге юк.

    Илгиз Җамалиев.

    youtube.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама