Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр,  чисталык булсын дисәк, чүпләмик   

    Соңгы елларда бистәбезнең йөзе күзгә күренеп үзгәрә, төзекләнә, матурлана.

    Менә дигән үзәк мәйданыбыз бар хәзер. Анда бүгенге көндә дә төзелеш эшләре алып барыла әле, брусчатка түшәлә, тротуарлар ясала.  Кама елгасы буендагы парк,мәчет янындагы сквер, күп функцияле үзәк каршындагы парк балыкбистәлеләрнең, район кунакларының яраткан ял урыннарына әверелделәр.  Аларда балалар өчен мәйданчыклар да бар.

     Әмма бу матурлыкның кадерен белмәүчеләр дә бар арабызда. Көн ахырында нәрсә генә аунап ятмый бу парк, скверларда. Эскәмия яннарында көнбагыш кабыгы, тәмәке төпчеге дисеңме, эреле-ваклы пластик шешәләр, кәгазь, полиэтилен каплар... Адым саен чүп савыты куелган ләбаса. Юк, шул адымны атларга иренә кайберәүләр. Кая туры килде, шунда ыргыталар чүпләрен. Чисталыкны, матурлыкны яратмаган кеше юктыр инде. Әмма ни хикмәттер, кайберәүләр аны безнең өчен кемдер тудырырга, ягъни безнең арттан җыештырып йөрергә тиеш дип саный күрәсең.

    -Аптыраган, йөдәгән инде. Иртәнге 6 сәгатькә кадәр “Теплоэнергосервис” хезмәтчәннәре парк-скверларны җыештырып куялар, кичкә тагын шул хәл кабатлана - ди Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс  Мәгыйзов. -Район үзәге чисталыктан балкып торсын дисәк, җыештырудан бигрәк чүпләмәскә кирәк бит. Менә шуны онытып җибәрәләр кайберәүләр.  

      Әйе, чүпләргә дигәндә махир инде без. Ә җыештырырга?

    -Район үзәгендә үз территорияләрен “ялт” иттереп тотучы оешмалар да, шәхси йорт хуҗалары да бар инде анысы. “Дельфин” спорт комплексы, район мәгариф бүлеге, мәдәният  йорты, район электр челтәрләре, ветеринария берләшмәсе, газ эксплуатацияләү службасы, социаль яклау бүлеге, мәктәп коллективлары санитар икеайлык барышында да, аннан соң да үз территорияләрен, беркетелгән парк, бакча, скверларны тәртиптә тоталар. Шул ук вакытта, РУЭС, РУПС кебек биналары каршындагы кечкенә генә бакчаны да җыештырырга авырыксынучы коллективлар да бар,- ди Марс Мәгыйзов.

     Шәхси йортлар арасында да бистәбезгә ямь биреп торучы хужалыклар байтак. Әмма капка төпләрендә, койма буйларында өч–дүрт ел элек кайтарып аударылган ком–таш, кирәге чыкмаган төзелеш материаллары яткан, чүп үләннәре күкрәп үскән йортлар да очраштыргалый. Урамга, йорт каршына печән өеп куярга да тартынмаучылар бар. Бу урамны ямьсезләп кенә калмый, ә бәлки янгын чыгу куркынычын да тудыра ләбаса.

    Район административ-техник инспекциясе мондый ваемсыз, тәртипсез хуҗаларга булган кимчелекләрне бетерү таләбе белән күрсәтмәләр җибәрә. Әгәр инде хуҗа кеше ун көн эчендә йорт тирәсен тәртипкә китермәсә аңа карата ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә беркетмә төзелә.

    Комиссия каршына баскач: “Урамга өяргә ярамагач,төзелеш өчен материалларны кая куеп торырга соң? Барысын да ишек алдына сыйдырып булмый бит? – дигән урынлы сорау куючылар да бар. Моның да үз тәртибе бар югыйсә. Төзелеш материалларын билгеле бер вакытка юл хәрәкәтенә, бигрәк тә янгын,”Ашыгыч ярдәм” машиналарына комачауламаслык итеп урамга өеп тору рөхсәт ителә.

    Штраф салу Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты өчен дә, административ комиссия өчен дә үз максат түгел әлбәттә. Әмма тәртипсезләргә тәэсир итүнең башка үтемле чарасы да юк шул.   Муниципаль кагыйдәләрне санга сукмаучыларның исләренә төшерәбез: Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, шәһәр, авыл җирлекләренең төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2000 нән 3500 сумга кадәр штраф каралган. Шундый ук гамәлләр бер ел эчендә кабатланса штрафлар күләме тагын да артыграк.  Ә иң хәерлесе, штраф салганнарын көтеп тормыйча йорт янын, капка төпләрен чисталыкта тотуың инде.

     И. Шакирҗанов.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама