Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә  саклык чараларын күрегез

     19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим  бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.

    Суга керү урыннарының берсе Балык Бистәсе Чулман буендагы Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе янында оештырылачак.

    Суны изгеләндерү гыйбадәттән соң 10 сәгатьтән 10 сәгать 30 минутка кадәр барачак.

    Гражданнар иминлеген тәэмин итү өчен йола үткәрү урыннарында гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре кизү итәчәк.

    Суда коену кагыйдәләре:

    - Яр буенда коткаручылар күзәтүе астында махсус җиһазландырылган бәкеләргә чумарга (коенырга) кирәк.

    - Суга керер алдыннан актив рәвештә хәрәкәтләнеп, күнегүләр ясарга киңәш ителә.

    - Уңайлы, тиз салына, шумый торган  аяк киемендә булырга.

    - Баш мие кан тамырлары тараюын булдырмас өчен муенга чаклы гына суга керергә кирәк.

    - Беренче тапкыр суга кергәндә йөзмичә генә атлап тиешле тирәнлеккә җитегез. Шуны исегездә тотыгыз, салкын су сулыш алуны ешайтырга мөмкин. Моннан куркырга кирәкми.

    Кышкы йөзү борын һәм тамак куышлыклары ялкынсынган, отит, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, үзәк нерв, сидек системалары, гипертония авыруы (II һәм III стадия), баш мие кан тамырлары склерозы периферик нерв, күрү, сулыш органнары, ашказаны-эчәкле авыру булган кешеләргә тыела.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама