Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр, битлек режимын бозу үзе артыннан штраф китерә

     Балык Бистәсе районы полициясе санитар режимның үтәлешен контрольдә тоту максатыннан сәүдә объектлары буенча рейдлар үткәрүне дәвам итә. Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы Наил Мостафин җитәкчелегендә Олы Елга, Саескан Тавы һәм Сабакай авылларындагы кибетләргә тикшерү үткәрелде.

     Кызганычка каршы, күпчелек кешеләр пандемия белән җитди вәзгыятьне кабул итми, санитар һәм битлек режимын үтәми. Тәртип сакчылары булган сәүдә нокталарының күбесендә халык битлек һәм перчаткаларны полиция хезмәткәрләрен күргәч кенә киеп куйдылар. Кайбер кибетләрдә сатучылар тарафыннан килүчеләргә контроль юк. Аларның сүзләренә караганда, авыл халкы сатучыларның кисәтүләренә тискәре карашта икән.

     Рейд вакытында бер сатучы гына, ул да булса Сабакай авылындагы бер кибеттә, сатып алучыга битлек һәм перчаткадан башка керергә рөхсәт итмәде һәм аңа хезмәт күрсәтүдән баш тартты.

    Полиция хезмәткәрләре санитар режимны үтәмәү гражданнарны административ җаваплылыкка тартуга китерергә мөмкин, дип кисәтә. Мондый очраклар да булган инде.  Әйтик, күптән түгел район авылларының берсендә чираттагы рейд вакытында полиция хезмәткәрләре җәмәгать урынында  битлек һәм перчаткалар булмаган ирне туктаткан. Ул икенче тапкыр санитар режимны боза икән. Аңа карата тәртип сакчылары административ материал төзи һәм аңлату әңгәмәсе үткәрә. Штрафның ахыргы күләмен хәзер район суды билгеләячәк.

    Моннан чыгып шуны әйтәсе килә,  бүгенгесе көндә үзизоляцияләү режимы йомшартылса да,  коронавирус кимеде дигән сүз түгел. Ваклап сату һәм хезмәтләр күрсәтү объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Югыйсә, штраф түләргә туры киләчәк.

     

    Гөлчәчәк Газизова.

    фото Алина Губаева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама