Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр якташларына гуманитар ярдәм итеп кайттылар

Район халкы бердәм һәм актив рәвештә махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюын дәвам итә.

Әлеге ярдәмне оештыруда авыл җирлекләре, халык зур булышлык күрсәтә. Социаль челтәрләрдәге көн яңалыкларына күз салсаң, авылларда аерым бер йортта, я булмаса мәдәният йортына килеп йон эрләүче апалар, җылы оекбашлар бәйләүче хатын-кызлар турындагы хәбәрләрне күрәсең. Беркем дә илдәге вәзгыятьтән читтә калмый. Үзебезнең солдатларга кем ничек булыша ала, шулай ярдәм кулын суза. Редакция почтасына килгән хатлар да шул турыда сөйли. Олы Укмастан Римма ханым Касыймова авылдашларының эчкерсез ярдәме, бер төркем хатын-кызларның кич утырып җылы оекбашлар бәйләве турында яза. 
Бирдебәклеләр дә клубта “Йөрәк җылым кушам җепләргә” дигән кичә уздырып мобилизацияләнгән солдатларга йон оекбашлар бәйләүне оештырганнар. Түбән Тегермәнлек авылы хатын-кызлары исә бердәм рәвештә сугыш кирәк-яраклары өчен челтәр үрүгә керешкәннәр. Саный китсәң һәрбер авылдан әнә шундый ярдәм килгән. Биектау авылы халкы махсус хәрби операциягә киткән егетләр өчен акча җыеп, бөтен кирәк-яракны – утын кисә торган пычкылар, тимер мичләр, кием-салымнар, аяк киемнәре сатып алганнар һәм аны үзебезнең егетләргә җибәргәннәр. Биектау җирлегеннән бүгенге көндә анда 8 егет хәрби хезмәттә. Алардан килгән рәхмәт сүзләрен ишетеп күпме ата-ана күңелен тынычландыргандыр.
Шушы көннәрдә чираттагы гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасына алып баруда район башлыгы Радик Ислямов катнашты. Ул узган атнада хезмәттәшләре белән Балык Бистәсеннән мобилизацияләнгән егетләр янында булып кайтты.
 

Язманың тулы версиясен газета битләрендә укый аласыз.

Луиза Ананҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса