Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче

 Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.

Ул 2007 - 2013 елгы чорда Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Аны кызыл дипломга тәмамлый. 2016 -2019 елларда интернатура, ординатура уза. Чит ил сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тәҗрибә туплый.

Инглиз һәм испан телләрендә җиңел аралаша.

2016 нчы елдан, баш табиб итеп билгеләнгәнче, Татарстан республикасы клиник хастаханәсендә рентгенохирургия ысулы белән дәвалау бүлеге табибы булып эшли.

Профессиональ басмаларда 6 хезмәте бастырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса