Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсенең Мәдәният йортында милли проектларны гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары булып узды.

    Район Мәдәният йортында милли проектларны гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары булып узды. Аның максаты милли проектларның бурычлары, аларның үтәлеше буенча киң җәмәгатчелек алдына фикер алышу һәм халыкка җиткерү.

     Җәмәгать тыңлауларында Татарстан Республикасында милли проектларның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, милли проектларның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

    Җәмәгать тыңлауларына шулай ук район советы депутатлары, “Бердәм Россия” партиясе фиркасе әгъзалары, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учрежденияләре хезмәткәрләре, яшьләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре чакырылганнар иде.

    Тыңлауларга кадәр эшче группа әгъзалары Балык Бистәсе районында милли проектлар кысаларында төзелүче объектларда булып эш барышы белән таныштылар.

    Билгеле булганча, Татарстанда 12 юнәлеш буенча илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Ә безнең район шуларның җидесендә катнаша. Бу тыңлаулар исә “Сәламәтлек саклау”, “Демография”, “Мәгариф”, “Мәдәният” милли проектларын тормышка ашыруга багышланган иде.

    Җәмәгать тыңлауларын сәламләү сүзе белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов ачып җибәрде. Ул кыскача районыбызда тормышка ашырыла торган милли проектлар белән таныштырып узды.

    “Милли проектлар- матур итеп язылган паспорт кына түгел, ә бәлки якындагы биш елга көндәлек киренке, авыр хезмәт тә. Бу проектлар илебезнең 2024 елга кадәр үсешенең төп

    юнәлешләре”,-диде ул һәм аларның районда уңышлы тормышка ашырылачагына ышандырды.

    Бу проектларның үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркемнең эшчәнлеге турында аның җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова сөйләде.

    Милли проектларның тормышка ашыру барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина, район үзәк больницасы табибы Булат Әминов, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов, Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов чыгыш ясадылар.

    Татьяна Ларионова кыскача милли проектларның бурыч-максатлары белән таныштырып узды. Барлык 12 проектның да беренче чиратта барлык буын кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән булуын ассызыклады. Районында милли проектлар кысаларында төзелүче объектларда эшләрнең барышын уңай бәяләде.

    Илгиз Җамалиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама