Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Бәләкәч” балалар бакчасында “Бәләкәч TV” исемле балалар тапшыруы проекты эшли

Балык Бистәсенең “Бәләкәч” балалар бакчасында бер елдан артык “Бәләкәч TV” исемле балалар тапшыруы проекты уңышлы гына  эшләп килә. Тапшыруны башлап җибәрүнең төп максаты балаларның сөйләм телен татар һәм рус телендә үстерү һәм баету, камера алдында үз-үзеңне тота белү, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү иде.

 “Бәләкәч TV” тапшыруында әти-әниләр, балалар, “Бәләкәч” хезмәткәрләре төрле игъланнар, бәйрәм белән котлаулар, бәйрәм кичәсенә чакырулар, яңалыклар белән танышып бара. Тапшыруны гамәлгә ашыруда тәрбиячеләрнең роле бик зур. Биредә балалар һөнәрләр белән дә таныша. Лилия Хаҗиева, Гөлшат Кәримуллина редактор, режиссер, телеоператор, тавыш режиссеры, грим салучы, диктор һөнәрләрен үзләштерергә өйрәтә һәм балалар әлеге һөнәрләрнең җаваплылыгын, мөһимлеген аңлап үсәләр. Шулай ук үзенең киңәшләре белән методистыбыз Земфира Сәлахиева да ярдәмгә килә. Бәлки, үсеп җиткәч балалар бу һөнәрләрне үз итәрләр, шуның буенча белем алырлар.

Проект авторы буларак шуны әйтәсем килә: сайлаган юнәлешебез күпкырлы һәм дәвамлы. Киләчәктә дә тәрбиячеләр балалар һәм әти-әниләр белән берлектә “Бәләкәч TV” тапшыруы аша хезмәттәшлекне дәвам итәрбез, дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса