Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә яшәүче ханым инструмент сатып акчалы булам дигәндә...

    Февраль аенда Балык Бистәсендә яшәүче ханым интернет сайтта 2500 сумга музыкаль инструмент сатуы турында белдерү урнаштыра.

     Шул ук көнне билгесез кеше үзен “Дмитрий” дип таныштырып, бу инструментны алырга теләвен хәбәр итә. Акчаны банк картасына күчереп, инструмент алырга курьер җибәрәчәген әйтә. Сатып алучы тиз табылганга сөенгән хатын-кыз аңа банк картасының реквизитларын әйтеп сала. Алга таба телефон аша “Дмитрий”ның  күрсәтмәләрен тыңлап “Сбербанк” банкоматына таба юл ала. Мошенник аны бер генә минутка да үз тозагыннан ычкындырмый, уйларга да, берәр кешедән киңәш сорарга да урын калдырмый, гел телефон аша элемтәдә тора.  “Акчаны күбрәк күчергәнмен, кире җибәрегез әле” дип һәм башка сәбәпләр табып, 20-25 минут эчендә биш операция белән  28300 сум акча күчерергә мәҗбүр итә. Шуннан соң, укучыларыбыз да төшенгәндер инде, “Дмитрий”  башка шалтыратмый.

    Бу хәлләр турында башкаларга сабак булсын дип язабыз, хөрмәтле укучыларыбыз.  Интернет сайтлар аша сату-алу операцияләре башкарганда аеруча сак, игътибарлы булыгыз.  Теләсә кемгә банк картагызның мәгълүматларын әйтмәгез, күрсәтмәгез. Интернетта берәр нәрсә сатарга, алырга уйласагыз, бу өлкәдә тәҗрибәсе булган танышларыгыз белән киңәшегез, алдарга маташуларын сизеп алсагыз эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

    Илгиз Җамалиев.

    yandex.by

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама