Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә яшь гаиләләр өчен торак программалары эшли

    Яшь гаиләләр өчен районда нинди торак программалары эшли, шуны беләсе килә?    З. Кәримова. Бу сорауга төзелеш, архитектура һәм ЖКХ бүлегенең баш белгече Лилия Нәгыймуллина җавап бирде.

    - Безнең районда 2021 елдан «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында «Татарстан Республикасы законы гамәлгә ашырыла башлый.
    -Торак бәясенең 60% ына кадәр, яңа, икенчел торакка һәм йорт төзелешен тәмамлау өчен процентсыз займ бирелә. Кредитны кире кайтару срогы - 15 ел. Исәпкә куелганда ир яисә хатынның яше 29 дан да артмаска тиеш. 
    Тулырак мәгълүмат алу өчен Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ЖКХ бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Балык Бистәсе, Ленин ур., 48 нче йорт, 13 нче кабинет. Телефон: 8 ( 84361) 2-22-96.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: