Балык Бистәсендә волонтерлар ярдәм күрсәтүне дәвам итә

Волонтерлар штабы район халкына азык-төлек, дару чаралары илтеп бирү, түләүсез ярдәм күрсәтү буенча "Без бергә" Бөтенроссия акциясе кысаларында 2020 елның март аеннан бирле эшли. Аның райондагы координаторы - яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге. Волонтерлар эше турында безгә начальник урынбасары Дарья Вильчинская сөйләде.
- Илдәге вәзгыять уңаеннан районда волонтерлар эшчәнлеген координацияләү буенча оператив штаб төзелде. Һәр авыл җирлегендә волонтерлык ярдәме күрсәтү буенча җаваплы кешеләр билгеләнде. Алар белән инструктаж үткәрелде, волонтерларның бердәм базасы булдырылды. Хәзерге вакытта штабта бөтен район буенча 120 волонтер эшли. Йомышлары төшкән кешеләрдән гаризалар көн саен 8 сәгатьтән 18 сәгатькә «кайнар линия» телефоны аша кабул ителә. Гаризалар махсус төзелгән ватсап төркеменә җибәрелә, анда хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлекне тулысынча координацияләү гамәлгә ашырыла.
Чикләү чараларының беренче чорында азык-төлек һәм дару чаралары китерү буенча 120 хезмәт күрсәтелде. Күп балалы гаиләләргә битлекләр, күп балалы һәм керемнәре аз булган гаиләләргә азык-төлек тарату буенча акция кысаларында 4 транш оештырылды.
2020 елның 19 ноябрендә өйдә дәваланучыларга волонтерлар тарафыннан дару препаратларын китерү буенча өстәмә төркем оештырылды. Волонтерлар белән ирекле ярдәмнең бушлай хәйрия эшчәнлеге хакында килешү төзелде. Әлеге төркем волонтерлык эшчәнлеген җиңеләйтте. Хәзер волонтерлар Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсеннән бирелгән рецепт белән 36 нчы даруханәдән даруларны турыдан-туры алып авыруга бирәләр. Бу шактый вакытны янга калдыра.
ТР буенча иреклеләр үзәге белән даими эш алып барыла, волонтерлар тарафыннан дару препаратларын илтүне оештыру буенча барлык мәгълүмат көн саен махсус таблицага кертелә һәм үзәккә җибәрелә.
Карабодай, шикәр, көнбагыш мае кебек азык-төлек һәр кибеттә дә бар. Тик үзләре изоляциягә күчүчеләргә, бигрәк тә ялгыз пенсионерларга сатып алу өчен кибеткә бару җиңел түгел. Аларга кирәкле азык-төлек җыелмасын волонтерлар китерә.
Волонтерлар өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга актив ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.
Таңсылу Минһаҗева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.10600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:46Чын күңелдән зур рәхмәт Тирә-ягыбызда башкалар өчен игелекле гамәл кылучы шәхесләр аз түгел.10200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте 12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.24900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:35Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә саклык чараларын күрегез 19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.13200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:33Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде" Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.14601
-
15 гыйнвар 2021 - 09:26Язмышларны бергә бәйләп Якташыбыз – Анастасия Федоровна Парфенова үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге гомер бәйрәмен ул бердәм, дус гаиләсе белән бергә каршылый.16100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:24Балык Бистәсендә вакцинацияләү дәвам итә Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча Балык Бистәсе районында бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән 54 авыру очрагы ачыкланган.12800
-
15 гыйнвар 2021 - 09:05Балык Бистәсе горурлыклары Моннан берничә ел элек газетабызда районыбызның Чыршылы Елга егете Илнур Фәйзуллинның Казан фәнни-тикшеренү технологик университетында (КНИТУ-КХТИ) эшләве һәм фәнни эш белән шөгыльләнеп галим дәрәҗәсенә күтәрелүе турындагы язма урын алган иде.8400
-
14 гыйнвар 2021 - 14:51Мәрзия Хәтимова - Балык Бистәсенең алдынгы хат ташучысы “Авыл офыклары” редакциясе 2021 елның беренче яртыеллыгына район газетасына иң күп тираж җыючыга конкурс игълан иткән иде.18500
-
14 гыйнвар 2021 - 13:35Моргта табиблар хатасы аркасында үлгән әниләрен ике тапкыр җирлиләр Мондый хәл кинода гына була16700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.102600
-
14 гыйнвар 2021 - 10:15Коронавирустан вакцинация кемнәргә ясалмаска тиеш? Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирустан вакцинация кемнәргә ярамаганлыгын әйтте.19800
-
14 гыйнвар 2021 - 10:06Владимир Путин киләсе атнадан массакүләм вакцинация хакында игълан итте Ил башлыгы Хакимияткә вакцина ясау буенча йөкләмә бирде.13800
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:56" Авыл офыклары" редакциясе үзенең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Бирдебәк авылында су китереп күңел ачканнар😊
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.1600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:54“Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра “Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра5000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.10600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:46Чын күңелдән зур рәхмәт Тирә-ягыбызда башкалар өчен игелекле гамәл кылучы шәхесләр аз түгел.10200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте 12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.24900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:35Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә саклык чараларын күрегез 19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.13200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:33Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде" Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.14601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика