Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә ничә сандугач бар? Әйдә, саныйк әле

     Республикабызда “Татарстан сандугачлары” акциясе башланды. Дистә ел дәвамында Мәскәүдә һәм Россиянең башка регионнарында сандугачларны исәпкә алу акциясе бара. Анда орнитологлар да, башка кешеләр дә катнашалар.

     Сандугач сайравы аеруча матур, үзенчәлекле. Кичкә таба күпчелек кошлар тынып кала, ә бакчаларда, паркларда, башка агачлыкларда сандугач сайравы ишетелә. Берничә ел элек бу акциягә Татарстан халкы да кушылды. Башта сандугачларны исәпкә алу Казанда гына үткәрелде, менә өченче ел инде республика масштабында уздырыла. “Татарстанлылар бу акциядә актив катнаштылар,хәбәрләр республиканың күп районнарыннан килде. Аеруча Лаеш, Лениногорск, Актаныш, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр активлык күрсәттеләр. Балык Бистәсе районыннан да хәбәрләр керде”,- диде биология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының фундаменталь медицина Институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов.

    Теләге булганнар үз авылларында сайраучы сандугачлар турында 89172726239 номерына кыска гына хәбәр җибәрә алалар. Мәсәлән: Балык бистәсе районы, Бәтке авылы, мәктәп бакчасында- бер, авыл янындагы ерганакта ике сандугач сайрыйлар.

     

    фотоphotocentra.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама