Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы бара

     Бу сәгатьләрдә Балык бистәсендә Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре “Сәламәтлек-2019” Спартакиадасының зона этабы бара. Анда Лаеш, Югары Ослан, Питрәч, Биектау һәм Балык Бистәсе районнары үзәк больницалары командалары көч сынаша.

      Ярышларны район башлыгы Илдар Таҗетдинов ачып җибәрде.

    “Яшьлек” стадионында эстафеталар белән башланып киткән ярышлар “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында дәвам итте. Анда командалар волейбол, тенис, шахмат,бадминтон, аркан тартышу ярышларында иң көчлеләрне, җитезләрне ачыклыйлар.

     

    Автор Илгиз Җамалиев.

    фото автордан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама