Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә «Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез» бәйгесенең зона этабы булып узды

    Татарстанда «Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе башланды. Конкурсны Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды.

     Конкурсның төп бурычлары  булып  гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү  тора. Шушы көннәрдә район үзәгендә әлеге бәйгенең зона этабы булып узды.

     Сәхнәдә  Татарстанның 10 район һәм шәһәрләреннән катнашучылар көч сынаштылар. Чыгышларны Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары күзәтте. Җырның башкарылуын, бию, сәнгать номерлары булуын, барлык гаилә әгъзаларының катнашуын, аларның осталык дәрәҗәсен, шәҗәрәнең төзелешен, мәгълүмати булуын  һәм башкаларны исәпкә алып бәя бирде алар.

    Бәйрәм тантанасы Балык Бистәсе “Рапсодия” бию коллективы чыгышы белән башланып китте. Бәйгедә катнашучыларны Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Татарстан Республикасы Минитрлар Кабинетының халык телләрен үстерү һәм мәдәният Идарәсенең мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Ирина Овсепян,  ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов сәламләде.

    - Гаилә хәлен теркәү бүлеге (ЗАГС) бу проектта очраклы гына катнашмый, нәкъ менә безне кеше язмышлары елъязмалары, гаилә тарихларын саклаучылар дип атыйлар. Безнең архив фондын цифрлаштыру юнәлешендә зур эш алып барыла һәм якын киләчәктә һәр кеше тиешле федераль мәгълүмати ресурска басып, үзенең шәҗәрәсен электрон рәвештә карарга мөмкинлек алачак, - диде Ренат Әхмәтҗанов һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

    Беренчеләрдән булып Балык Бистәсеннән Сибгатовлар гаиләсе чыгыш ясады. Эльмира Сибгатова иренең гаилә тарихы һәм шәҗәрәсе белән таныштырды. Аңа дәү әнисе Оркыя ярдәм итеп торды. Аларның нәселе Югары Тегермәнлек авылыннан. Анда имамнар, хәзрәтләр булган, мәсәлән, Мөхәммәтгариф үз заманында авылда иң бай кешеләрдән саналган. Аның йортында үз вакытында мәктәп, хастаханә эшләгән, ә бүген анда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют урнашкан. Нәсел дәвамчылары арасында күп танылган кешеләр булган.

    Ә Лаештан Зариповлар гаиләсе ата-бабаларының умартачылык шөгылен буыннарга тапшырулары турында сөйләде. Гафур Зарипов бу юнәлештә үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын үстереп, ата-бабаларыбызның эшен бүген дә уңышлы дәвам итә.

    Норлаттан Абдуллиннар гаиләсенең 1000 еллык гомуми педагогик стажы бар. Гаилә башлыгы Нәбиулла Абдуллин республиканың иң яхшы директоры гранты иясе. Аның хатыны Тәнзилә 30 ел гомерен яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган. Әлеге гаиләдән кемне генә әйтсәләр дә, барысы да югары квалификацияле педагоглар, төрле грантлар ияләре. “Әти гел гаилә, авыл тарихы турында сөйли иде. Мин боларның барысын да язып бардым һәм  шәҗәрә агачы ясарга булдым. Архивка мөрәҗәгать иттем һәм 16 гасырдан башлап нәсел шәҗәрәсен төзеп, китап чыгардым. Бүген менә аны жюри игътибарына тәкъдим итәм”,-диде Нәбиулла.

    Башка гаиләләр дә бай гореф-гадәтләрне һәм иҗади күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйге ахырында кайбер катнашучылар белән әңгәмә корып алдык

    - Әлеге бәйгедә катнашу өчен ирем ягыннан шәҗәрәне сайладык. Оркыя дәү әни сөйләгәннәрдән мәгълүмат тупладык, шулай ук безнең туганнарыбыз тарафыннан эшләнгән нәсел китабыннан файдаландык. Шуңа күрә әзерләнгәндә авырлыклар булмады,  миңа бик ошады. Безнең максат - булган мәгълүматны матур итеп тамашачы игътибарына җиткерү иде. Нәсел барлауны, шәҗәрә төзүне бик яратып башкарам. Балаларымның ничә буын бабаларын белү минем өчен мөһим. Мондый бәйгеләр оештырылсын, дәвамлы булсын, - дип теләкләрен җиткерде Балык Бистәсеннән Эльмира Сибгатова.

    -Әлеге төр бәйгеләр кирәк. Буыннарны эзләп, шәҗәрәбезне төзи башлагач кайбер елларда авыл турында мәгълүмат өзелүенә дә тап булдык. Бу чыгышыбызда кайчандыр борынгы Болгар шәһәрлеге булуын да күрсәтәсе килде. Безнең нәселебездән хатын-кызлар ак калфак  төркемен оештырдылар. Минем әби белән бабай шәҗәрәсен  дә сәхнәдә күрсәттек, -ди Яңа Чишмә районыннан Нәфисә Хөсәенова.

    “Балык Бистәсендә без беренче тапкыр. Район ошады. Җылы каршы алдылар. Мәдәният йорты да бик матур. Без Алексеевск районы Родники авылыннан, милләтебез мордва. Бәйгедә өч балалы мордва гаиләсе чыгыш ясады. Без мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре аларга ярдәм итәр өчен килдек,- диде Алексеевск районыннан Татьяна Евграфова.

    Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова да, Татарстан РеспубликасыныҢ Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов катнаштылар.

    -Һәр гаиләнең буыннан-буынга килә торган үз традициясе, үзкыйммәте бар. Татарстан элек-электән төрле милләттән булган бай һәм нык гаиләләр белән дан тоткан, - диде  Людмила Рыбакова. “Без бүген төрле милләттәге ун гаиләнең тарихы, мәдәнияте турында белдек. Һәр гаилә үзенчә күркәм, талантлы. Әлеге чарага зур җаваплылык белән килгәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм”, - диде сүзне дәвам итеп  Илнур Шәрипов.

    Беренче урын Норлат районыннан Абдуллиннар гаиләсенә бирелде. Икенче урынга Балык Бистәсеннән Сибгатовлар гаиләсе лаек дип табылды. Өченче урын  Әлки районыннан Минһаҗевлар гаиләсе өлешенә тиде. Шулай ук чыгыш ясаган һәр гаиләгә катнашучы сертификаты тапшырылды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама