Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә “Демография” милли проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль проекты тормышка ашырылып килә

     Авылларда яшәүче 65 яшьтән узган 704 кешене сентябрьдән башлап декабрь аена кадәр тикшеренүләр уздырырга планлаштыралар.

    Бу көннәрдә Күгәрчен авылыннан өлкәннәребезне махсус бирелгән машина белән район үзәге хастаханәсенә алып килделәр. Аларны иртән ФАП ишегалдыннан авылның фельдшеры Диләрә Мөхәммәтҗанова һәм авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин озатып калдылар.

    Өлкәннәребез тикшеренүләр үтәргә бик теләп баралар. “Безне барлап, кайгыртып йөрүләре өчен барысына да рәхмәтебез чиксез”, - ди Нурания Мөхәммәтҗанова. “Тикшеренүләр кирәк ул. Үзебез генә тәвәккәлләп чыгып китә алмаган булыр идек. Авыл шәфкать туташы иртән безне барлап, чәй эчертеп, хәерле юл теләде. Һәрберебезгә Ходай сәламәтлек бирсен”, - дип теләкләрен дә җиткерде Нурия Гыйльметдинова.

        

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама