Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында язгы кыр эшләре башланды

    Соңгы көннәрдә һава торышы туң туфракка ашлама кертү өчен уңай шартлар тудырды. Районыбызның кайбер хуҗалыклары бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышалар.

    “Кама-Агро” җәмгыятендә “Роса” агрегаты белән 400 гектарга якын көзге культураларга ашлама чәчтергәннәр инде. “Габдриев” крестьян-фермер хуҗалыгында асылмалы агрегат белән 250 гектардан артык мәйданда көзге культураларны, күпъеллык үлән участокларын тукландырганнар.

    “ Көзге культураларны иртә яздан тукландыру бик мөһим агрочара. Ул үзен икътисадый яктан да, агротехник яктан да аклый. Аны бигрәк тә  көчсезләнгән участокларда башкару мөһим. “Логос”, “Зюзино”, Галяветдинов хуҗалыклары көзге культураларга ашламаны көздән кар астына кертеп калдырдылар. Нәтиҗәсе бик яхшы. “Логос” хуҗалыгында бу алымны икенче ел кулланалар инде. Узган ел районда 2000 гектардан артык көзге культуралар һәлак булды. Ә менә “Логос”та бер гектарга да зыян килмәде. Монда көздән тукландыруның да тәэсире зур булды әлбәттә”,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев.

     

    Автор Илгиз Җамалиев.

    фото автордан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама