Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында туңга сөрү бара

    Басуларны көздән тирәнтен эшкәртү иң мөһим агрочараларның берсе.

     Аны тикмәгә генә киләсе уңышка нигез салу дип атамыйлар инде. Быел районыбыз игенчеләре алдына 50 мең гектардан артык мәйданнарны туңга сөрү бурычы тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, аның 39 мең гектардан артыгы эшкәртелгән. “Зюзино”,Галяветдинов, Габитов, Ананьев хуҗалыкларында туңга сөрүне төгәлләделәр. “Логос”, Шәмсетдинов, Гобәйдуллин хуҗалыкларында да барлык мәйданнарның 90-80 проценты эшкәртелгән.

    Шул ук вакытта “Азык- төлек корпорациясе “ (25%), Н. Закирова (17%), “ВЗП Балык Бистәсе” (36%), “Арыш” (40%), “Солтан” (27%) хуҗалыклары җир эшкәртүдә сүлпәнлек күрсәтәләр.

     

    vitbichi.by

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама