Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә сайлаучыларның 90,57 проценты катнашты. Тавыш бирү дәвам итә.

    ​​​​​​​Бүген 1 июль көнне Балык Бистәсе районында Россия Федерациясе Конституциясенә - илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең соңгы көне.

    Участоклар сәгать 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.

    Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1 июльнең 12.00 сәгатенә районда 18620 кеше тавыш биргән, бу сайлаучыларның гомуми санының 90,57 процентын тәшкил итә.

    25 июньнән 30 июньгә кадәр өйдә тавыш бирүчеләр саны - 1746 кеше.

    Гөлназ Зарипова. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама