Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында коронавирус белән авыручылар юк

    Районда коронавирус белән авыручылар юк. Ә чит илләрдән кайтучылар медицина күзәтүендә торалар.

    Сәламәтлек - беренче планда

     

     Редакциягә газета укучылардан коронавируска каршы профилактик чараларга кагылышлы мәсьәләләр буенча шалтыратулар булып тора. Алар безнең райондагы вәзгыять белән кызыксыналар. Әлеге мәсьәлә төрле службаларның җитәкчеләре катнашында узган район санитар-эпидемиягә каршы тору комиссиясенең утырышында каралды. Бу юнәлештә алып барыла торган эшләр буенча һәрберсе хисап тотты.

    Ирина Миличихина –Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе территориаль бүлеге начальнигы урынбасары:

    -Районда бу мәсьәлә һәрдаим контрольдә тотыла. Бездә коронавирус белән авыручы юк. Ә чит илләрдә кайтучылар 14 тәүлек буе медицина хезмәткәрләре күзәтүендә торалар. Әлеге вакыт эчендә  авыру билгеләре ачыкланмаса алардан күзәтчелек бетерелә.

    Эчке эшләр бүлеге һәр көн безгә чит илләрдән кайтучыларның исемлеген бирә, алар район үзәк хастаханәсенә җибәрелә. Хастаханә хезмәткәрләре көн саен үз ирке белән чикләнүдә булган  һәр кеше турындагы мәгълүматларны безгә биреп тора. Тәртип бозулар турында 2-12-08 телефоны (8 сәгатьтән -17 сәгатькә кадәр, төшке ял белән) буенча “Кайнар линия”гә шалтыратырга мөмкин.

    Мансур Китаев – район үзәк хастаханәсе баш табибы:  

    -Беренче чиратта шуны ассызыклап әйтәсем килә. Чит илләрдән кайтучылардан алынган анализлардан күренгәнчә бездә коронавирус очраклары ачыкланмады.

    Кеше карантин режимында өйдә булганда аңа ике атнага вакытлыча эшкә яраксыз булуы турында белешмә (больничный лист) ачыла. Аны ачу өчен поликлиникага килеп йөрү кирәкми, телефон буенча шалтыратып әйтә аласыз: 2-28-65. Белешмәне өегезгә китереп бирәчәкләр.

     23 нче марттан диспансеризация, олы кешеләрне һәм балаларны профилактик караулар вакытлыча туктатылды.

    Саклану маскалары булмаган очракта, аларны  5 кат марля кулланып үзегезгә ясарга була. Аны ике сәгать үткәч кайнатырга яисә яисә үтүкләргә кирәк. Һәр кеше үзенең һәм якыннарының, әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртырга, җәмәгать һәм халык күп җыелган урыннарга йөрүдән читләшергә, профилактика һәм шәхси гигиена чараларын сакларга тиеш.

    Кулларыгызны чиста йөртегез, аларны сабын белән  еш юыгыз яисә дезинфекция чаралары белән  эшкәртеп торыгыз.

    Илсур Садыйков –район мәгариф бүлеге җитәкчесе:

    -Балалар бакчалары элекке режимда эшли. Мәктәпләргә килгәндә, укучылар 31 нче мартка кадәр каникулда, ә 1 апрельдән 11 нче апрельгә кадәр дистанцион укытуга күчәбез. Без бу процесс өчен 3 көн  дәвамында күнекмәләр уздырдык. Түгәрәкләр эшчәнлеге дә шул рәвештә оештырылачак.

    Дистанцион укыту өчен барлык төр платформалар – скайп, ватсап, электрон почта һәм башкалар кулланылачак. Мәгариф министрлыгы тарафыннан якындагы көннәрдә дистанцион укыту буенча методик ярдәм күрсәтеләчәк.

    Наил Мостафин – район эчке эшләр бүлеге начальнигы:

    Район эчке эшләр бүлеге Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе һәм аның территориаль бүлекләре белән берлектә, районга коронавирус ачыкланган чит илләрдән безнең илгә, республикага кайтучылар турындагы мәгълүматлар белән уртаклашып эш алып бара. Әлеге затлар Татарстан Республикасында  чит илләрдән кайтканнан соң 14 тәүлек кайда яшәгәннәрен күзәтчелек итәргә бурычлы. Җирле башкарма хакимият, сәламәтлек саклау органнары һәм башка вәкаләтле органнарның  коронавирус таралуга каршы юнәлтелгән карарларын үтәүне тәэмин итәргә, җәмәгать тәртибе сакларга тиешбез.  

     

    youtube.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама