Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында хәйрия чаралары үткәрелде

    «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында, районыбызда шактый хәйрия чаралары үткәрелде, игелекле гамәлләр кылынды.

     Әлеге чарадан Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасы коллективы да читтә калмады. “Бакчада тәрбияләнүче балалар белән элекке хезмәттәшебез Фаягөл апа Хәбибуллина янына бардык. Без хуҗалык эшләрендә булышсак, балалар шигырьләр сөйләп, җырлап җырлап күңелле музыкаль бәйрәм бүләк иттеләр”, - ди бакча мөдире Лилия Кәримуллина. Аздан да күңел була, диләр. Чәчәк бәйләмнәре белән күчтәнәчләргә рәхмәтле калган өлкәннәребез өчен иң кадерлесе әнә шул хөрмәт-ихтирам, игътибардыр мөгаен.

     

    ugranow.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама