Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә машина бирелде

    Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә яңа ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм реаномобильләр, күчмә сәламәтлек комплексларын тапшыру тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

      Быел хастаханәләргә  187 әлеге төрдәге машиналар кайтарылачак. “С” класслы реаномобильнең берсе Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсенә дә бирелде. 4 ел биредә хезмәт куеп, дистәдән артык кешене үлемнән саклап калган табиб-реаниматолог  Марат Аминев сүзләренә караганда, хәзер авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтү сыйфаты тагы да артачак. Автомобильнең заманча  медицина җиһазлары белән җиһазланышы хастаханәгә кадәр булган арада интенсив дәвалау алып барырга мөмкинлек бирә. Ә яңа автомобиль белән идарә итүне  тәҗрибәле шофер  Рәдиф Шәймардановка ышанып тапшырганнар. Сменаны ул һәм аның хезмәттәшләре Идрис Шакиров, Гайнетдин Газин зур җаваплылык белән хезмәт итеп, табибларны  чакыру булган урыннарга вакытында алып барып җиткезгәннәр. Яңа автомобиль М7 федераль трассасында хезмәт күрсәтәчәк һәм авыр хәлдәге авыруларны Казан шәһәрендәге республика клиник хастаханәсенә озату өчен файдаланылачак.

    “Ашыгыч ярдәм” бүлеге фельдшерлары Людмила Савиных, Чулпан Фатыйхова, Сәрия Садыйкова һәм Елена Барышева тәүлеккә 30 га кадәр чакыру булганлыгын сөйлиләр.

    Район биләмәсендә өч “Ашыгыч ярдәм” бригадасы хезмәт күрсәтә, аның берсе Котлы Бөкәш авылында.

    – Медикаментлар белән тәэмин ителүдә кыенлыклар юк, –  диләр алар.

    Район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерә. Йогышлы авырулар бүлеген төзекләндергәннәр, 1982 нче елдан бирле тик торган лифт та  хәзер үз функциясен үти. Хастаханәдә чисталык һәм пөхтәлекне булдыруда кече медперсонал тырыш хезмәт куя. Кабул итү өлешендә көндезен Илгизә Нургалиева белән Нурсинә Зиятдинова тырышып эшлиләр.

    Район үзәк хастаханәсе коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә райондашларыбызга медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты күпкә артты. Ә инде яңа реномобильне дә тулы куәтенә файдалану аны тагын яхшыртуга булышачак.

     

    Гөлчәчәк Газизова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама