Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы укытучыларын зурладылар

Сез лаеклы, Укытучым, хөрмәтләрнең иң-иң олысына...

 Алтын көз иң асыл, матур бәйрәмнәрне үзенә сыендырган. Әнә, Өлкәннәр көнен билгеләп үткәннән соң район мәдәният йорты мөхтәрәм һәм мәртәбәле  һөнәр ияләрен–укытучыларны каршылады. Ел саен шулай, һөнәри бәйрәмнәрендә укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирелә. Белем иленә җитәкләп алып кергән, киләчәгебезгә туры юл күрсәткән мөгаллимнәребез хөрмәтләүгә, олылауга бик лаеклылар

Бәйрәмне “Кама йолдызчыклары” бию коллективының (җитәкчесе Әлфинур Шәвәлиева) хореографик композициясе  ачып җибәрде. Аларның чыгышы балалар бакчасыннан мәктәпкә барган елларны күзаллады.

Аннан сәхнәгә укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә район башлыгы Илдар Таҗетдинов күтәрелде.

Үзенең ихлас котлау, теләкләрен җиткергәннән соң ул укытуда югары уңышларга ирешкән мөгаллимнәргә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгыннан килгән Мактау грамоталарын һәм үз исеменнән Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Әйе, мәгариф өлкәсендә бары тик үз һөнәрен яратканнар, хезмәтенә гашыйклар гына уңышка ирешә ала. Районыбызда белем бирү системасының нигезен шундый укытучылар тәшкил итүе куандыра да. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков чыгышында алар белән горурлану сизелде.

-Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышлар яуларга була. Шулай ук районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга да рәхмәтем чиксез, - диде ул һәм бәйрәмгә чакырылган мәгариф ветераннарын тәбрикләп бүләкләде.

Һәр чыгыш концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә татар эстрадасының танылган җырчысы Эльвира Хамматова, шулай ук якташлар ыбыз Айсылу Хәйриева, Раил Рамазанов башкаруындагы җырлар залдагылар күңеленә якты нур булып сибелде.

Мәгариф өлкәсендә эшләүче юбилярларны котлау өчен сүз мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы рәисе Вера Малакаевага бирелде. Үз эшендә чын остаз, бик күпләр өчен киңәшче, ярдәмче булган Вера Ивановна бүгенге көндә дә армый-талмый хезмәт куйган юбилярларның хезмәтен бәяләп чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә катнашучылар алдында ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Ринат Исмәгыйловның да әйтер сүзе бар иде. “Укытучы тормышында иң мөһиме - балалар! Аларны тәрбияләү, белем бирү белән беррәттән,  үз-үзләренә ышаныч тудыру һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне дә максат итеп куярга кирәк, - диде ул. Һәм балалар иминлеген саклауда бергәлектә эшләүнең зарурилыгын әйтеп узды.

Әйе, укытучы – баланы үзенең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә өйрәтүче мөхтәрәм зат ул. Бу очракта Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның сүзләрен китерү бик урынлы булыр иде: «Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башым иеп, үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыма дияр идем».

үФәрвәз Каюмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса