27 март - Халыкара театр көне билгеләп үтелә.
Күп еллардан килгән традициянең дәвамы булып быел район халык театры янәдән бер спектакльне сәхнәләштерде.

27 март көнне тамашачыга Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" пьесасы тәкьдим ителде.

Режиссер Илназ Шакиров әзерләгән әлеге спектакль уйландырды да, көлдерде дә, елатты да...

Тамашачылар соравы буенча ул 31 март көнне кабаттан район мәдәният йортында булачак.
Нет комментариев