Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов җирле массакүләм матбугат хезмәткәрләренә профессиональ бәйрәмнәре белән котлау юллады

    19 май – Татарстан Республикасы матбугаты көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов җирле массакүләм матбугат хезмәткәрләренә профессиональ бәйрәмнәре белән котлау юллады. Анда: “Хөрмәтле “Авыл офыклары” газета редакциясе хезмәткәрләре, журналистика һәм полиграфия ветераннары!

     Районда булган вакыйгаларны халыкка җиткерүдә сезнең эшегезнең әһәмияте зур. Сез райондашларыбызның рухи дөньясын баетуда, патриотик рухта тәрбияләүдә, әхлакый кыйммәтләрне саклауда зур өлеш кертәсез, дөрес һәм тулы мәгълүматны бирәсез. Профессиональ бәйрәмегез белән ихлас котлауларны җиткерәбез! Иҗади уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, күтәренке күңел көрлеге һәм яңа үрләргә ирешүегезне телим!”,- дигән юллар бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама