Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе музеенда милли киемнәр күргәзмәсе

Районыбызның Туган якны өйрәнү музеен халкыбызның тарихын, мәдәниятен  өйрәнүдә чын мәгънәсендә методик үзәк дияр идем.

Иркен заллары булмаса да биредәге бай материаллар һәркемдә зур кызыксыну уята. Музей хезмәткәрләре әледән-әле мавыктыргыч күргәзмәләр оештыралар. Мәктәп укучылары, оешма-учреждение коллективлары биредә еш кунак булалар. Агымдагы елның республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын искә алып оештырылган милли киемнәр күргәзмәсе дә бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Әлеге мәгълүматны инстаграмда күреп музейга  килергә теләк белдерүчеләр тагын да арткан.

Шушы көннәрдә милли киемнәр күргәзмәсе белән танышырга Каз.Чаллы авылының “Нур” керәшен фольклор ансамбле һәм район редакциясе коллективы килде.

-Балык Бистәсе җирлегендә берничә милләт халкы яши. Һәрберсенең үзенә генә хас тел-сөйләме, гореф-гадәтләре, мәдәнияты бар. Ә без бу күргәзмәне төзегәндә күпчелекне тәшкил иткән татар, рус һәм керәшеннәрнең милли киемнәренә игътибарны юнәлттек, - диде музей җитәкчесе Гөлфия Гарипова. Беренче карашка гади генә кебек тоелса да, киемнәрдә охшашлык та бар икән бит. Алар киң, уңайлы итеп тегелгәннәр. Татар хатын-кызлары кия торган балитәкле күлмәкләр, чигешле альяпкычлардагы үрнәкләрне керәшен, хәтта рус киемнәрендә дә күрергә мөмкин. Боларның барысы хакында да  сөйләп узды Гөлфия ханым һәм һәрбер экспозиция белән тирәнтен таныштырды. Вакытлыча күргәзмәләр оештырганда, музей фондыннан экспонатлар кулланыла икән.

 Сергей Новиков җитәкчелегендәге “Нур” фольклор ансамбле исә музей хезмәткәрләре янына буш кул белән килмәгән. Алар турында киңрәк язмыйча мөмкин түгел. Әнә Юрий Гордеев гармун телләренә кагылуга бүлмәләргә керәшен халкының үзенчәлекле моңы сибелде. “Туган ил”, “Авыл көе”, “Ай-лю-ли” һәм башка җырларны яратып башкарды алар. “Балкыш”, "Туым җондызы" республика фестивальләре лауреатлары булган “Нур” ансамбленең ирешкән уңышлары шактый. Мамадышның Питрау бәйрәме, Казан, район Сабантуйларында катнашып тамашачылар күңелен яуларга өлгергән алар. Азнакайдагы “Чатыртау”да, күрше Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә уздырылган бәйрәмнәрдә дә аларның чыгышларын яратып кабул иткәннәр.

Ансамбльнең солистлары Сергей Новиков, Нина Никифорова, Валентина Ефимова, Татьяна Степанова керәшеннәрнең элеккедән килгән йолалары, күлмәк-алъяпкычларның тегелеше, алар өстеннән күкрәккә куела торган тәңкәләр (тамакса) турында да бирелеп сөйләделәр. Мәгълүматларга бай, шул ук вакытта истәлекле, матур очрашу булды ул. Халкыбыз җәүһәрләрен кадерле мирас итеп саклаган фольклор коллективына, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләргә ия экспонатларны туплаган музей хезмәткәрләренә без ихлас рәхмәттә калдык.

Фәрвәз Каюмова.

БЕЛЕШМӘ: Музей тарихына күз салсак, ул 1985 елда Хәрби һәм хезмәт даны музее буларак оештырыла. 2001 елда исә Балык Бистәсе Туган якны өйрәнү музее буларак эшли башлый. Биредә бүгенгесе көндә 6 меңнән артык экспонат исәпләнә. Шулардан 1200 дән артыгы Бөек Ватан сугышы материалларына кагылышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса