Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе муниципаль районында онлайн утырышы узды

    Күптән түгел Балык Бистәсе муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы онлайн режимында узды. Кайбер оешма җитәкчеләре башкарылган эшләр турында хисап тотты.

     Аерым алганда, Балык Бистәсе район эчке эшләр  бүлеге начальнигы Наил Мостафин, икътисади-коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачу максатыннан,  Балык Бистәсе район эчке эшләр  бүлегенең 2019 елда бюджет акчаларын урлау, муниципаль милекне законсыз читләштерү, ришвәт алу һәм бирү фактларын ачыклау, шулай ук районның кайбер оешмаларында һәм авыл җирлекләрендә бюджет акчаларын үзләштерүне тикшерү буенча максатчан эш алып баруы турында сөйләде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Мингалиев дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда, шул исәптән Балык Бистәсе муниципаль районында үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүгә алынган федераль һәм республика субсидияләреннән файдаланганда коррупциягә каршы тору буенча алып барылган эшчәнлек турында хисап тотты.

    Контроль-хисап палатасы рәисе Азат Бәдретдинов җирле үзидарә органнары, муниципаль учреждениеләр, оешмалар һәм район предприятиеләре тарафыннан бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларны тиешле максатларда һәм нәтиҗәле тоту мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

    - 2019 елда контроль-хисап палатасы тарафыннан 18 контроль-ревизия һәм 58 эксперт-аналитика чарасы үткәрелде. Балык Бистәсе муниципаль районы учреждениеләре бухгалтерлары өчен үткәрелгән укыту семинарында конкрет мисаллар белән район учрежденияләрендә аеруча еш очрый торган закон бозу фактлары каралды. Алга таба аларга юл куймау максаты ассызыкланды, - диде ул.

    Комиссия секретаре Хәлил Әсләмов коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район комиссиясе карарлары үтәлешен анализлады, Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү буенча тикшеренүләр нәтиҗәләрен әйтте.

    Тикшерелгән мәсьәләләр буенча алга таба эшне дәвам итү өчен карарлар кабул ителде.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама