Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе гимназиясендә укучыларның ашханәдә туклануы ни дәрәҗәдә?

     Бүгенге көндә Балык Бистәсе муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында 2115 укучы белем ала.

    Кайнар ризык белән тәэмин итү 100 процентны тәшкил итә.

    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 16 июлендәге 7601 номерлы хаты нигезендә, 2020 елның 1 сентябреннән башлап башлангыч гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче 1-4 сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык оештырылган.

    Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының «2020 елда Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру турында»гы (26.12.2019 ел, № 332 п) карары нигезендә, районның 11 гомуми белем бирү оешмасында 92 укучы өчен 4 һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр категориясеннән түләүсез туклану оештырылды.

    Туклануны оештыруны контрольдә тоту ата-аналар комитеты тарафыннан башкарыла, ә мәгариф оешмаларында туклану сыйфатына контроль Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре һәм МКУ «Мәгариф бүлеге» комиссиясе СанПиН нигезендә башкарыла.

    Бүген Балык Бистәсе гимназиясе ашханәсендә укучыларның кайнар аш белән тәэмин ителеше белән танышу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Николаевна Рыбакова килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков очрашуның үзәгендә булдылар. Балалар өчен азык-төлекнең сыйфатлы, витаминнарга бай булуы мөһим. Шуңа да ризыкның әзерләнеше, меню, укучыларның ашханәдә ничек туклануын Людмила Рыбакова игътибарга алды һәм үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама