Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе боланнары сезне көтә!

    Балык Бистәсендә экотуризмны үстерү проекты буенча күләмле эшләр башкарыла. Күпләребезгә мәгълүм Шомбыт тыюлыгы да шуларның берсе.

    Степановка авылы район үзәгеннән шактый еракта урнашкан. Дистәләрчә еллар элек биредә чын авыл тормышы кайнаган. Тигез итеп салынган йортлар олы бер урамны хасил иткән. Үткән заманда сөйләвем юкка түгел, чөнки бу авылда бүген инде яшәүчеләр юк.

    Акрынлап бар да таралган. Бары гүзәл табигате белән янәшәдәге урман аланлыклары, кырлар гына үз матурлыгын саклап калган. Урман булган җирдә  исә яшәеш дәвам итә.

    Нәкъ шушы гүзәллеккә туристлар җәлеп итү максатыннан моннан берничә ел элек инвесторлар 147 гектар җирне рәсмиләштереп “Дикая ферма” дип исемләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештырганнар.

    2015 елның мартында махсус җиһазландырылган йөк машиналарында меңнәрчә чакрым юл үтеп, 24 марал һәм 17 баш Алтай боланы кайтарылган. Һәм алар өчен биредә уңай шартлар тудырылган: 3 метр биеклектәге тимер челтәрләр белән әйләндереп дүрт вольер әзерләнгән. 

    “Кунаклар” безнең як табигатен тиз үз иткәннәр.

    Иң мөһиме, биредәге катнаш урман, саф һава алар өчен төп яшәү чыганагына әверелгән.

    Бәхеткә, кайткан елны ук берничә болан туа.

    Бу да тояклыларның безнең табигать шартларына тиз ияләшүен күрсәтә. Боланнарны тәрбияләп, даими карап торучы махсус кешеләр билгеләнсә дә, алар үзләрен ирекле  итеп сизәргә тиешләр дип исәпләнелә. Шуңа күрә яшәр, торыр урыннары да иркенлектә, урман янәшәсендә. Бүгенге көндә алар саны 200 гә якын, вольерлар саны да арткан.

    Иртәдән улакларына солы, арпа һәм көне буена җитәрлек печән таратып чыгалар. Әлеге азыклар тояклыларның төп ризыклары. Шуның өстенә төрле витаминлы ризыкларны да үз итә алар. 2017 елның җәендә Татарстан урманнарына дүрт тимгелле болан һәм сигез марал кыргый Шомбыт тыюлыгына – табигатькә җибәрелгән.

    Шунысын әйтеп үтү кирәк, әлеге Алтай гүзәлләрен аучылык өчен үрчетмиләр, болан һәм маралларның китерелү максаты–республиканың хайваннар дөньясын баету, Балык Бистәсендә экотуризмны үстерү.

    Моның өчен биредә чаралар планы эшләнгән, күпләре инде чынга да ашкан.

    Әнә, токымлы куяннар үрчетер өчен махсус читлекләр ясалган. Ак һәм соры төстәге 50 гә якын куян тәрбияләнә анда. Биредәге гаҗәеп матур табигать туристларны үзенә җәлеп итә.

    Соңгы вакытларда биредән халык өзелми. Ял көннәрендә килүчеләр аеруча күп икән. Аланлыкта туристлар өчен юан нарат агачларыннан йорт салынган, беседкалар эшләнелә.

    –Узган атнада экопарк республика туристлык үзәгеннән килгән кунакларны кабул итте, - ди Балык Бистәсе башкарма комитетының яшьләр һәм спорт, туризм эше буенча баш белгече Фирдисә Бакирова.

    –Күпләренең боланнарны якыннан беренче күрүләре булган, аларның авазларын ишетү, җәйге гүзәллек, саф һавада йөрү туристлар күңелендә  яхшы тәэсирләр калдырды.

    Аучылык,  балыкчылык турында шактый бай мәгълүмат бирелде, агачтан кисеп балык макетларын эшләү һәм аны буяу буенча Олеся Караганова тарафыннан мастер-класс күрсәтелде, – ди ул.

    Әнә шулай экотуризм буенча районыбызда тәүге адымнар уңышлы башланган. Киләчәктә дә аның сукмагына тузан төшмәс, дип ышанасы килә. 

    Язмам ахырында мараллар һәм Алтай боланнары хакында интернет челтәрләрендә урнаштырылган язмаларга күз салдым. Һәм үзем өчен шактый гына кызыклы мәгълүматларга тап булдым.

    Баксаң, марал–ул безнең илдә тереклек итүче нәфис боланнарның иң эре вәкиле икән.

    Төп яшәү урыны--Казахстан, Көньяк Себер һәм Байкал буендагы таулар. Ата маралларның тармакланып үскән мөгезләре бар. Нәкъ менә шул мөгезләре өчен кыйммәтле дә инде Себер боланы.

    Элекке вакытларда Алтай халыкларының марал мөгезе белән сату итеп көн күрүе нәтиҗәсендә, Себер боланнарына кырылып бетү куркынычы яный. Шуңа күрә XIX нчы гасырның икенче яртысында маралларны кулга ияләштереп, боланнар асраучы хуҗалыклар пәйда була. Бүгенге көндә Балык Бистәсе төбәгендә “Дикая ферма” дип аталган крестьян-фермер хуҗалыгы оешу да әнә шул Алтай гүзәлләрен саклап калуның бер тармагы инде.

    Күңелләрендә изге ниятләре булган инвесторлар үз дигәннәренә, хыялларына ирешми калмаслар. Республикабызга килгән туристлар да нәкъ шушы төбәккә килеп ял итәрләр,  матурлык белән хозурланырлар әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама