Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе балалары өчен җәйге ялларда лагерьлар оештырылачак

     Тиздән мәктәп балаларының җәйге ял вакытлары җитә. Каникулларны ничек күңелле үткәрергә соң?

     Балалар иҗат үзәге мәгълүматларына караганда, беренче июньнән ун мәктәп яны, җиде хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлаячак. Беренчесенә 7-13 яшькә чаклы балалар йөри алачак. Ул 21 көн дәвам итәчәк. Ә икенчесенә 14-17 яшьлекләр килә ала. 18 көн дәвамында хезмәт белән ял бергә алып барыла. Лагерь вакытында ике тапкыр ашату, тәрбияви- сәламәтләндерү чаралары каралган. Үзәктә бала, аның кызыксынуы, сәламәтлеге, куркынычсызлыгы тора. Җәйге яллар күңелле һәм файдалы булачак. Шулай ук республикабызның “Байтик”, “Эрудит”. “Горьковец” сәламәтләндерү лагерьларында ял итү мөмкинлеге дә бар.

     

    Автор Гөлназ Зарипова.

    фото1tulatv.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама