Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә мөһим очрашу узды

Узган атна башында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан оештырылган киңәшмәне күпләр көтеп алган булгандыр мөгаен.

 Ул район хакимияте залында районыбыз умартачылары белән эре хуҗалыкларның баш агрономнары һәм фермерлар катнашында узды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев әлеге җыелышны оештыручы буларак кыскача гына умартачыларыбызга һәм кыр “докторлары”на ике якның да вәкаләтләрен аңлатты. Ә аларның барысы да бүгенгесе көнне Федераль законнарга нигезләнеп эшләнә. Шуңа, районыбыз биләмәсендә үз эшчәнлеген алып баручы һәр умартачы паспортлар алырга бурычлы. Болар иң элек җирле фермерлар гаебендә бал кортлары күпләп үлгән очракта, килгән зыянны кайтару максатында  кирәк булачак. Шул максаттан авыл хуҗалыгы идарәсендә умартачылар эшчәнлеге өчен җаваплылыкны баш белгеч Зөфәр Әхтәмовка йөкләгәннәр. 
Иң элек  район дәүләт ветеринария службасы җитәкчесе Динар Сөләйманов сүз алды. Ул кыскача районда умартачылык эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, бүген  83 умартачы гына паспортларга ия. Бу эшне ни сәбәптәндер нык сузып йөрүчеләр дә күп әле. Югыйсә, бик кирәкле һәм бүгенге көн стандартларына туры килә торган җитди таләпләр. Шулай булгач аңа берәү дә битараф карарга тиеш түгел. Җитәкче үз чыгышында бал кортларын чит өлкәләрдән кайтарган очракта  документлары булмавы һәм бал кортларын республика лабораториясенә экспертизага җибәргәндә  дә кирәк булуын  аңлатты. Умартачылар да үз сорауларына җавап алдылар. 
 Автор Идрис Аметов

Дәвамын " Авыл офыклары" газета җитләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса