Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә коллегия узды

Балык Бистәсе районында «Педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга ярдәм итүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды.

 

Кунаклар Балык Бистәсе гимназиясенә җыелдылар. Алар Казан Дәүләт аграр университеты күргәзмәсе белән таныштылар, аннары төркемнәргә бүленеп, «Үз сайлавыңны булдыр», «Һөнәргә өйрәнеп - киләчәкне сайлыйм», «Минем Үсеш ноктам» лабораториясе, «Мәгарифтә лидерлык: команда траекториясе», «Һәркем өчен бердәм платформа-ориентир», «Проектларда цифрлы трансформация» белем бирү трекларында катнаштылар, укучыларда математика һәм табигый-фәнни белемне формалаштыру һәм үстерү, педагогларга адреслы ярдәм күрсәтү механизмнары буенча стажировка мәйданчыклары нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. 
Пленар утырыш район мәдәният йортында узды.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
Район башлыгы Радик Ислямов  Балык Бистәсе муниципаль районының мәгариф системасы эшчәнлеге турында сөйләде.
- Мәгариф социаль тормышның мөһим өлкәсе булып тора. Хәзерге гомуми белем бирү системасы үсеп килүче буында җәмгыятьтә ихтыяҗ булганнарның компетентлыгын формалаштыруга юнәлдерелгән. Аның үсеш дәрәҗәсенә укыту һәм тәрбияләүнең сыйфаты, хезмәт базарында чыгарылыш укучысының конкурентлыкка сәләтлелеге бәйле. Муниципаль районда 563 бала тәрбияләнүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре саклана һәм тотрыклы үсеш ала. 2023 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча 41 чыгарылыш укучысы 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйдылар, шуларның 12се 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Балык Бистәсе беренче гимназиясен тәмамлаган Шамил Нигъмәтҗанов рус теле фәне буенча -97 балл, химиядән -99 балл, биологиядән -93 балл җыйган.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Таңсылу Минһаҗева.

Алинә Вакказова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса