Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе урамнарына сугыш елы җырларын яңгыратып “Фронт бригадасы” чыкты

Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митингтан соң урамнарга сугыш елы җырларын яңгыратып “Фронт бригадасы” чыкты.

Аларны каршылаган һәркем өчен, аеруча сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен дулкынландыргыч минутлар иде ул. Хәрби киемдәге егет-кызлар районыбызның Анатыш, Полянка авылларыннан үттеләр. Үзәк мәчет янәшәсендәге скверда, “Поле Чулес” микрорайонында, Октябрьнең 60 еллыгы, Ленин, Совет, Яр буе урамнарындагы мәйданчыкларда һәм мәдәният йорты каршында чыгышлар ясадылар. 
Сугышчыларны Җиңүгә рухландырган, тылда хезмәт итүчеләргә көч һәм ышаныч биргән җырларның  әһәмияте бүген дә зур – ул үсеп килүче яшь буын күңелендә Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса