Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе утырышлар залында төзелеш һәм агропромышленность комплексына кагылышлы республика видеоконференциясе узды

    Узган атнада утырышлар залында төзелеш һәм агропромышленность комплексына кагылышлы республика видеоконференциясе узды.

    Анда районыбыз "Солтан" хуҗалыгында көнбагыш үстерү тәҗрибәсе уңай яктан билгеләп үтелде. Аннан килә, өч сыер асраучы хуҗалыкларга киләчәктә маллар санын кимендә сигез башка җиткерү йөкләмәсе алган сүрәттә 200 мең сум субсидия бүлеп биреләчәге турында әйтелде.
    Видеоконференциядән соң район башлыгы Илһам Валеев җитәкчеләр, оешма, учреждение, крестьян-фермерлык вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Һәм төзелеш өчен җаваплы белгечләр, төзелеш оешмалары җитәкчеләре алдына беренче февральгә кадәр планга кертелгән авыл клубларында, җирле үзидарә Советлары биналарында, балалар бакчаларында, шул исәптән, район үзәгендәге "Березка" балалар бакчасында капиталь ремонтны башлау бурычын куйды.
    Шулай ук ул чәчү мәйданнарының структураларын яңадан карау, хуҗалыкларда зур табыш бирә торган культуралар мәйданын арттыру кирәклеге турында әйтте. "Амирбекян" фермерлык хуҗалыгының бүгенге эшчәнлеген кискен тәнкыйтьләде. Җаваплы кешеләргә барлык төр түләүләр җыюны 100 процентка җиткерүне бурыч итеп куйды.
    Фото: редакция архивыннан алынды.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: утырыш
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: