Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында коррупциягә каршы төрле чаралар үткәрәләр

    Буген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне соңгы елларда Россиядә коррупциягә каршы көрәш киң җәелдерелде.

    Бу тамырларын тирәнгә җибәргән, барлык илләргә дә хас булган социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш. Ул беренче чиратта җәмгыятнең үсешен тоткарлый.
    Барлык җәмәгать оешмалары, хакимият, хокук саклау органнары бердәм, максатчан эш алып барсалар гына әлеге чиргә каршы торып булачак. Бу җәһәттән, үсеп килүче яшь буында коррупциягә каршы түзеп тормаслык мөнәсәбәт тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Шуңа да бу көнне районыбыз мәктәпләрендә коррупция күренешләре, аларның җәмгыяткә китергән зыяны турында сыйныф сәгатләре уздырыла. Төрле мәдәни-спорт чаралары да коррупциягә каршы көрәшкә багышлап үткәреләләр.
    Фото: редакция архивыннан алынды.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: