Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бакчагызны кырмыска басса

    Алар белән көрәшүнең берничә нәтиҗәле ысулы бар.

    Бакчада кырмыска гөжләп торса, күңелле, әлбәттә. Көне буена тыз-быз чабучы бөҗәкләрнең туфрак өчен файдасы барлыгын күпләр беләдер. Тик кырмысканың бакчага зарарлы бөҗәкләр ташый торган гадәте дә булуы гына эшне боза.

    Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк.

    Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.

    Яшелчәләргә, җимеш агачларына зыян салучы корткычлар ияләшмәсен, дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз. Кайбер бакчачылар кырмыска ояларына кайнап торган су сибә. Бор кислотасы кушып ясалган көрәшү чарасы да бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен каты итеп пешергән йомырка сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә түгәрәкләр әвәлибез. Аннары шул түгәрәкләрне кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак.

    Теплицада үскән помидорларның артык сабакларын, куерган яфракларын өзеп ташлар вакыт җиттеме? Ләкин шул яфрак-сабакларны ташларга ашыкмагыз, аны да файдалы итеп кулланырга тырышыгыз. Помидор, бәрәңге сабакларыннан ясалган төнәтмә талпаннарга, кәбестә күбәләгенә каршы көрәшү өчен бик ярап куя. Кырмыска оялаган урыннарга, алар йөргән юлларга помидор сабаклары салып чыгыгыз, алар качып бетәчәк.

    Әгәр бакчагызны кырмыска күпләп баскан икән, мондый чаралар гына ярдәм итә алмас, химик препаратлар куллану да кирәк булачак.

    kiziltan.rbsmi.ru

    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама