Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авыл укытучысы“ бәйгесендә Яңа Арыш урта мәктәбе укытучысы беренче урын алды.

Шушы көннәрдә Питрәч районының Шәле гомуми белем бирү мәктәбе базасында республикакүләм «Авыл укытучысы–2022» конкурсының финалы узды.

 Конкурсантлар арасында Яңа Арыш урта мәктәбенең информатика укытучысы  Руслан Набиуллин да бар иде.
Укытучылар, финалда ачык дәресләр күрсәтеп, үз эшләренә йомгак ясап, аны анализладылар. Нәтиҗәдә, иң көчле авыл укытучылары арасында Набиуллин Руслан Дамир улы 1 нче урын яулады. Аны зур  җиңүе белән котлыйбыз һәм һәрвакыт уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса